Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының унынчы утырышы

26 гыйнварда Тукай муниципаль районы Советының унынчы утырышы узды. Анда район Советы аппараты, башкарма комитеты идарәләре, бүлекләре башлыклары, район палаталары рәисләре, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, ТМШ, мәктәп, җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Район суды рәисе ярдәмчесе, прокурор, Тукай эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы катнашты. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы...

26 гыйнварда Тукай муниципаль районы Советының унынчы утырышы узды. Анда район Советы аппараты, башкарма комитеты идарәләре, бүлекләре башлыклары, район палаталары рәисләре, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, ТМШ, мәктәп, җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Район суды рәисе ярдәмчесе, прокурор, Тукай эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы катнашты. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Р. Миннегалиевның ярдәмчесе - Э. Хәйретдинов та булды. Утырышка 46 депутатның 38е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе В. Хаҗиев алып барды.

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:

1. "Россия Федерациясе Президенты сайлаулары буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар билгеләүгә тәкъдимнәр турында.

2. Тукай муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү турында.

3. Тукай муниципаль районында 2012-2014 елларга коррупциягә каршы программа турында.

4. Тукай муниципаль районы Советының 2008 елның 28 маенда чыккан "Тукай муниципаль районы территориясендә җир участокларын бирү нормалары турында"гы 24/12 карарына өстәмәләр кертү турында.

5. Тукай муниципаль районы Советының 2008 елның 28 маенда чыккан "Тукай муниципаль районы территориясендә җирләрнең кулланылышына муниципаль җир контроле турындагы положение турында"гы 24/6 карарына (2010 елның 27 апрелендә чыккан 40/5 карары нигезендә кергән үзгәрешләр белән) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

6. Тукай муниципаль районы Советының 2005 елның 22 декабрендә чыккан "Тукай муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турындагы положениесе турында"гы 4/8 карарына (2010 елның 27 апрелендә чыккан 40/4 карары нигезендә кергән үзгәрешләр белән) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

Реклама

7. Тукай муниципаль районы Советының 2011 елның 14 сентябрендә чыккан "Тукай муниципаль районының муниципаль милке белән идарә итү һәм эш итү тәртибе турындагы положение турында"гы 6/6 карарына үзгәрешләр кертү турында.

Утырыш көн тәртибен карауга күчте. Беренче мәсьәлә буенча сүз Мусабай Завод авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссиясе әгъзасы И. Миңнехуҗинга бирелде. Карар кабул ителде.

Алга таба депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган икенче мәсьәләсен карауга күчте. Аның буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф. Бикмөхәммәтов чыгыш ясады. Аның чыгышыннан соң өстәмә доклад белән Биклән авыл җирлегеннән депутат, авыл хуҗалыгы, җир төзелеше, экология һәм табигый ресурслар буенча даими комиссия әгъзасы В. Сафин чыкты. Тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Өченче мәсьәлә буенча сүз Борды авыл җирлеге депутаты, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Р. Әбделмановага бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча депутатлар карар кабул итте.

Көн тәртибенә куелган дүртенче мәсьәлә буенча Әҗмәкәй авыл җирлегеннән депутат, авыл хуҗалыгы, җир төзелеше, экология һәм табигый ресурслар буенча даими комиссия рәисе Р. Имамов чыгыш ясады. Утырыш, әлеге мәсьәләне тикшереп, карар кабул итте.

Алга таба көн тәртибенә куелган бишенче мәсьәлә тикшерелде. Аның буенча сүз Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Закировка бирелде. Утырышның алтынчы мәсьәләсе буенча да Р. Закиров чыгышы тыңланды. Каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган җиденче мәсьәләсен карауга күчте. Аның буенча Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Волкова чыгыш ясады. Утырыш, әлеге мәсьәләне тикшереп, карар кабул итте.

Шуның белән муниципаль район Советының унынчы утырышы үзенең эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район утырышы