Якты юл
  • Рус Тат
  • 27 гыйнвар 2012 яңалыклары

    • 27 гыйнвар 2012 - 06:08
      Видео кабул итү
      1 февральдә 15.00тән 16.00 сәгатькә кадәр муниципаль район Советының утырышлар залында (Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт, 116 бүлмә) ТРның Инвестицияләр үсеше агентлыгы халыкны видеорежимда кабул итә. Анда катнашу өчен гариза һәм сорауларны муниципаль район башкарма комитетының икътисад бүлегенә 70-11-44, 71-32-96 телефоннары аша шалтыратып, шулай ук tukay.econom@mail.ru электрон...
      351
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2012 - 05:49
      Өлкәннәр компьютерга өйрәнә
      Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең район буенча филиалы пенсия яшендәге гражданнарны компьютерда эшләргә өйрәтә. Укулар авыл мәктәпләре базасында үткәреләчәк. Теләге булган өлкәннәргә гаризаларын мәшгульлек үзәгенә (Яр Чаллы, Сөембикә проспекты, 47 йорт, 317 бүлмә) 31 гыйнварга кадәр китерергә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 52-97-06; 52-96-97.
      353
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2012 - 05:43
      Технологлар белемен күтәрә, тәҗрибә алыша
      Бүген "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында көтүне яңарту технологларның районара семинар-укуы уза. Анда Алабуга, Әгерҗе, Менделеев, Актаныш, Сарман, Минзәлә, Түбән Кама һәм районыбызның селекция-нәсел хезмәте башлыклары һәм мөгезле эре терлекләр көтүен яңарту технологлары катнаша.
      384
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2012 - 05:41
      1 февральдән пенсияләр арта
      1 февральдән хезмәт пенсияләре, шул исәптән югары күләмдә булганнары да, яңа индексация коэффициенты белән исәпләнәчәк. Картлык буенча хезмәт пенсияләренең иминият өлеше, инвалидлык буенча һәм караучыны югалткан өчен өстәмәләрне кертеп, хезмәт пенсияләре 1,061 коэффиценты дәрәҗәсендә арттырыла, дип хәбәр итә район Пенсия фонды идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Әгъләҗева.
      320
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2012 - 05:38
      Бушлай юридик ярдәм
      «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе Россиянең юристлар ширкәте белән берлектә 30 гыйнварда «Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне» акциясе уздыра. Безнең районда ул партиянең район бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә оештырылачак. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт. Телефоны: 71-39-75. Халыкны бушлай нотариус һәм адвокатлар, юристлар кабул итәчәк. Кабул...
      345
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2012 - 05:27
      Район Советының унынчы утырышы
      26 гыйнварда Тукай муниципаль районы Советының унынчы утырышы узды. Анда район Советы аппараты, башкарма комитеты идарәләре, бүлекләре башлыклары, район палаталары рәисләре, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, ТМШ, мәктәп, җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Район суды рәисе ярдәмчесе, прокурор, Тукай эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы катнашты. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы...
      335
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2012 - 05:12
      Бәйсез, гадел мәхкәмә – демократик, хокукый дәүләт гаранты
      Хөкемдарларның календарьга кертелгән аерым һөнәри бәйрәм көне юк. Алар аны башлыча декабрьдә бәйрәм ителә торган юристлар көнендә билгеләп үтә. Ә район мәхкәмәсе хезмәткәрләре район судының оешу көнен үзләренең һөнәри бәйрәм көне дип саный. район суды оешуга 35 ел тулды.
      381
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2012 - 04:50
      Вакытында түләмәсәң, штраф тагын да арта
      2011 елның августыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенә үзгәрешләр гамәлгә керде. Бу маддә нигезендә административ штрафны закон нигезендә билгеләнгән срокта түләмәгән очракта әлеге сумманы икеләтә күләмдә түләтү, ләкин 1000 сумнан да ким булырга тиеш түгел яки 15 көнгә кадәр административ арест салу каралган.
      755
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2012 - 04:14
      Алдаучыларга ишек ачма – милегеңнән колак кагарсың
      Халык һаман да ышана, һаман да алдана. Хәер, үзләренең мәкерле тозагына эләктерү өчен җинаятьчеләр нинди генә хәйләләр уйлап тапмыйлар, нинди генә чаралар кулланмыйлар.
      508
      0
      0
    Реклама