Бәйсез, гадел мәхкәмә – демократик, хокукый дәүләт гаранты
Хөкемдарларның календарьга кертелгән аерым һөнәри бәйрәм көне юк. Алар аны башлыча декабрьдә бәйрәм ителә торган юристлар көнендә билгеләп үтә. Ә район мәхкәмәсе хезмәткәрләре район судының оешу көнен үзләренең һөнәри бәйрәм көне дип саный. район суды оешуга 35 ел тулды.
Гасырлар белән исәпләнгән мәхкәмә тарихы өчен зур сан түгел кебек, әмма нәтиҗәләр ясау, алга бурычлар билгеләү өчен бик кулай вакыт. Хакимиятнең бер тармагы булган суд системасының үсеше район тарихы, биредә яшәүчеләрнең эш-гамәлләре, аларның яшәү рәвешенә йогынты ясаган вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Мәхкәмә тарафыннан төрле елларда каралган эшләрдә әлеге җирлекнең икътисады, социаль хәлнең торышы чагыла.
Тукай халык судының тарихы 1977 елның 24 гыйнвары - мәхкәмәнең беренче хөкемдары Зөфәр Габделхаковның сайланып куелу көненнән башлана. Соңрак ул Тукай халык судының беренче рәисе итеп билгеләнә. Хөкем системасында намуслы хезмәте белән абруй казана, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1985 елда район суды рәисе итеп Юрий Пузырев билгеләнә. Тәҗрибәле, югары әзерлекле юрист Юрий Петрович суд коллективын 15 ел җитәкләде, 2000 елда ул Татарстан Республикасы Югары судына хөкемдар итеп билгеләнә. Аны да коллегалары һәм райондашлар һәрвакыт җылы сүз белән искә ала. Шушы абруйлы хөкемдарлар нигез салган традицияләрне район судының хәзерге җитәкчесе Ринат Гайфетдинов дәвам итте. Ул хөкемдарлар коллективын 2000 елдан җитәкли. Районда да, республикада да җитәкчеләр, юристлар даирәсендә абруе зурдан. Бирегә ул саллы тәҗрибә туплап, яхшы әзерлек мәктәбе үтеп килде. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, 1989-1995 елларда Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы судында, аннары өч ел ТР Югары судында хөкемдар булып эшли.
Шушы 35 ел эчендә район мәхкәмәсенең дәрәҗәсе, эш шартлары, матди-техник җиһазланышы җитди үзгәрде. Бер составлы, ягъни бер генә хөкемдар эшләгән мәхкәмәдән биш составлы судка әверелде. Бүген биредә 5 федераль хөкемдар эшли. Ринат Галләметдин улы Гайфетдинов, Әнвәр Фоат улы Мансуров, Саҗидә Исхак кызы Камалова, Жанна Мәсгуть кызы Низамова, Наталья Григорьевна Такаева тарафыннан ел саен йөзләгән җинаять һәм граҗданлык эшләре карала. 2001 елда район судында җәмәгать хөкемдарларының ике участогы оешты. Биредә авыр булмаган җинаятьләр буенча эшләр карала. Ә аларның саны елдан ел арта бара. Җәмәгать хөкемдарлары Елена Евгеньевна Гебель, Светлана Сиреновна Дарьиналарга кайбер көннәрдә хокук һәм тәртип бозулар турында 20-25шәр административ, граҗданлык һәм җинаять эшләрен (өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган маддәләр буенча) хөкем итәргә туры килә. Эшнең күләме гаять зур. Әйтик, С. Дарьинаның участогына 16 мең кеше карый. Авыл хуҗалыгы берләшмәләреннән уңышны урлау, җиңел тән җәрәхәтләре ясау, юл-транспорт һәлакәтләреннән соң иминият акчаларын кайтарту, хулиганлык буенча эшләр еш карала. Җәмәгать хөкемдарлары район судындагы саны буенча гаять күп "зур булмаган" эшләрне үз иңнәренә ала һәм шуның белән башка хөкемдарларның эшен җиңеләйтә.
Узган ел район судында барлыгы 173 - җинаять, 2118 - граҗданлык, 113 - административ эш, 227 материал каралган. Хөкемдарларның эш сыйфатын бәяли торган бер күрсәткеч - чыгарылган хөкем карарларының югары инстанция судларда яңадан каралып үзгәртелмәве. Район суды карарларның шикаятьләр нәтиҗәсендә яңадан каралып үзгәртелүе юк дәрәҗәсендә, диделәр безгә мәхкәмәнең канцеляриясендә. Бу күрсәткеч район хөкемдарларының югары эзерлекле белгечләр, белемле юристлар булуы турында сөйли. Ә бу, үз чиратында, тәҗрибә генә түгел, законнар даими үзгәреп торган шартта, үз өстеңдә эшләү, белем арттыруны таләп итә. Россия хокук системасы бүген гуманлылыкка йөз тота. РФ Җинаятьләр Кодексына аерым төр җинаятьләр өчен җәзаны йомшарту буенча үзгәрешләр кертелде, бу бигрәктә балигъ булмаганнарга, балалы хатын-кызларга кагыла. Ә бүгенге җәмгыять өчен аеруча зур куркыныч тудырган экстремизм, терроризм кебек җинаятьләр өчен җаваплылык арттырылды. Җәмгыятьтәге һәр үзгәреш, бигрәк тә икътисадый, социаль шартлар үзгәрү, хөкем залындагы эшләрдә дә чагылыш таба.
1990 елларда илдәге таркаулык криминаль характердагы җинаятьләрнең артуына китерде. Икътисадый кризис, тетрәнүләр вакытында да кеше милкенә кагылу, урлашу кебек җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Ә соңгы елларда халыкның хокукый белеме арту сәбәпле, гражданлык эшләре буенча мөрәҗәгатьләр күбәйгән. Судка мөрәҗәгатьләрнең шактыен күчемсез милеккә хокукларны, җир участокларының чикләрен билгеләү буенча дәгъвалар тәшкил итә. 1990 елларда өләшенгән "яшел кәгазьләр" буенча пай җирләрен рәсмиләштерү, ызанлау уңаеннан мәхкәмәгә килүчеләр байтак. Җир буенча дәгъвалар күп карала. Аның иң зур байлык булуы хәзер инде һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә дә бу милеккә хуҗа булырга теләүчеләр арткан.
Хөкемдарлар ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү очракларының артуы турында борчылып сөйли. Ничек кенә аяныч булмасын, авыл җирендә эчкечелек, тәртипсез гаиләләр арту, бигрәк тә хатын-кызларның баш ташлап эчүе заманыбызның иң күңелсез күренешләренең берсенә әверелде.
Кайчандыр КамАЗның иярчене буларак, зур шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итү өчен оешкан район заман куйган яңа шартларда эшли. Җитештерүче яңа оешмалар барлыкка килә, икътисадый, социаль шартлар үзгәрә. Тукайлылар белән бергә шәһәрдә яшәүче меңләгән кеше шушы җирлектә бакчалар тота, җир алып, коттеджлар сала. Район суды коллективы зур тизлекләр белән алгарыш барган шушы җирлектә һәр төрле мөнәсәбәтләрне көйләү, хокук, канун кысаларына кертү буенча җаваплы, эзлекле эш алып бара.
Хөкемдарлар эшчәнлеге турында сөйләгәндә, җәмгыятьтә киң бәхәс тудыручы, судларның бәйсезлеге, гадел хөкем итү мәсьәләсен дә игътибардан читтә калдырып булмый. Россиялеләрнең, гадел хөкем эзләп, кеше хокуклары буенча Европа судына мөрәҗәгать итү очраклары арткан. Күптән түгел РФ Президенты Д. Медведев та бу җәһәттән үзенең фикерләрен җиткерде. Район суды рәисе Ринат Галләметдинович әлеге уңайдан болай ди: - Район судына гражданлык эшләре буенча мөрәҗәгатьләрнең артуы, аңа ышаныч булуы турында сөйли. Кешеләр үз хокукларын суд аша якларга тырыша.
Мөгаен, кешеләр ышанычын арттыруда судларның эшен ачыграк итү буенча алып барылган эш тә уңай тәэсир итә торгандыр. Хәзер мәхкәмәләрнең үз сайтлары булдырылды. Анда карала торган эшләр, яңалыклар урнаштырылып килә. Аннары мәгълүмат чараларының да тәэсире зур.
Соңгы берничә елда республикада судларны эреләтү, оптимизацияләү бара. Бу федераль кануннарны тормышка ашыру, чыгымнарны киметүне күздә тотып эшләнә. Эшләр аз карала торган дистәгә якын район суды берләштерелде. Дәрәҗәсе, эш күрсәткечләренең югары булуы аркасында район судына мондый куркыныч янамый.
Инде әйткәнемчә, шушы үткән еллар эчендә судның матди-техник базасын ныгыту, хөкемдарларның эш шартларын яхшырту буенча да күп эшләр башкарылды. Оешкан чорда ЗЯБ бистәсендәге торак йортның ике катын биләгән суд хәзер иркен, уңайлы бинада урнаша. Төрле елларда эшләгән район башлыклары Р. Шәкүров, Т. Хөрмәтуллин, В. Хаҗиев хөкемдарларның эш шартларын яхшыртуга җитди карады, төрле яклы ярдәм итеп килделәр. Район хакимияте ярдәме белән әле яңа ел алдыннан гына да җәмәгать хөкемдарларының утырышлар үткәрә торган залы ремонтланды.
Бәйсез, гадел, абруйлы, көчле суд хакимияте - демократик, хокукый дәүләтнең төп гаранты. Кануннар, кешеләрнең ирекләре һәм хокуклары сагында торган район суды коллективына җаваплы эшләрендә зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев