Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрау җитте-җәй бетте

Крәшен халкының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе Питрау. Аны әле Җапрак бәйрәме дә, дип йөртәләр. Бу көнгә кадәр файдалы дару үләннәрен җыялар. Каен пиннеген әзерлиләр. Крәшеннәр, “Питрау җитте-җәй бетте”, диләр. 12 июльдән соң кошлар сайраудан туктый, үләннәр үсми, көннәр кыскара башлый.

Туакай районында яшәүче крәшен халкы да бу бәйрәмне бик матур итеп, йоласына туры китереп үткәрә. Быел да Мәләкәс авылында Питрау бик күтәренке рухта үтте. Элек бәйрәм көнне җигүле атларны бизәп  авыл буйлап үтсәләр, быел Газель автомобилендә җырлап, гармунда уйнап урманга юнәлделәр, Анда чәчәк җыеп, яфрак сындырып авыл мәйданына кайттылар. Бәйрәм “Мәләкәс авылы гимны” белән башланды. 
 Авылның үзендә “Питрау” иҗат  төркеме эшләп килә, ул алты коллективны берләштерә. Бәйрәмне аларның чыгышлары бизәде. Мәйданда бәйгеләр, уеннар старт алды. Иң җитезләр себерке бәйләү ярышында катнашты, егетләр исә чыбырткы шартлатуда бер-берсен уздырырга тырыштылар. Кемнеңдер чыбырткысы бөтенләй шартламый, кемнеңдер бер болгавы да яшеннәрдәй ут чыгарды. Бәйрәмдә иң кызыклы конкурсларның берсе-“Питрау сандугачы”иде, монда инде сызгыра белү кирәк. Ирләр генә түгел гүзәл затлар да шәп сызгыралар икән. Кемдер бармагын авызына тыгып сызгырса, кемдер иреннәрен бөрештереп тә яхшы сызгыра. Мәйдан уртасында түгәрәк уен башланып бар халыкны уртага җыйды, җыр-биюгә хирыс керәшен халкы махы бирми, бәйрәм гөрли, бәйрәм кызганнан-кыза бара. Питрауның бер яме  булып Иске Җирекледән килгән “Якын туганнар” фольклор ансамбленең чыгышы булды.
Һәр бәйгедә катнашучы  рухи азык кына түгел, бүләкләр дә алды. Мәләкәс авыл советы призларны мулдан әзерләгән. Кыскасы  Пиртау шәп үтте, сагынып сөйләргә генә калды.
/ Фотолар Марина Казанцевадан алынды 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев