Шатлыклы вакыйга!
Бүген, 16 июль көнне, район үзәк дәваханәсендә, фельдшерларга медицина ярдәм күрсәтү өчен җиhазланган машиналарның ачкычлары тапшырылды. Ачкычларны Тукай районы башлыгы Фаил Камаев кулыннан районның Шилнебаш, Күзкәй, Тләнче Тамак, Бәтке авыллары, Татарстан совхозы, Әҗмәкәй hәм Круглое поле поселогы авыл табиблары кабул итеп алды.