Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озак көтелгән ремонт

Районның төзүчеләре елның әлеге матур фасылыннан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша. Җирлебезгә килеп керүгә үк социаль объектлар балкып тора. Яңа балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорткомплекслар төзелә hәм капиталь ремонтлана. Барысы да халык уңайлыгын кайгыртып эшләнелә. Шунысы куандыра, район халкы башкарылган эшләрдән канәгать.

Җирлегебездә төрле дәүләт программалары нигезендә капиталь ремонт ясау эшләре бара. Кнәз авыл җирлегенең «Татарстан» совхозы поселогына юл тоттык. Биредә быел район урманчылары үзәгенә үткән мәсьәлә – биналы булу чишелеш тапты. Бина иске, ярты гасыр элек, төгәлрәге, 1974 елда төзелгән. Шушы вакыт эчендә ул яраксыз хәлгә килгән һәм күпмедер вакыт авария хәлендә булган. Урманчы өчен корылманы ремонтлау көн үзәк мәсьәлә иде. 
– Безнең контора ташландык хәлдә булганлыктан, анда эшләү мөмкин түгел иде. Идәннәр череп-сынып беткән, ике мич тә җимерелде, алар ремонтларлык хәләттә түгел иде, – дип сөйли Алабуга урманчылыгының район урманчысы Ирек Сафин.
Бина булмауга да карамасатан, урманчылар эше тукталмаган. Ремонт эшләре барганда да алар эшне оештыра белгәннәр. Документация эшен өй шартларында алып барганнар. Үзәк Алабуга контросына йөреп эшләгәннәр. Хәзер инде биналы булуга сөенеп бетә алмыйлар. Башкарылган эшләрне барлап, киләчәккә планнар коралар:
– Хәзерге вакытта без ут кертүчеләрне һәм электр энергиясеннән эшли торган җылылык урнаштыручы электрикларны көтәбез. Электр челтәрләренә тоташтыруга рөхсәттән соң бинаның эчке төзеклеге белән шөгыльләнергә мөмкин, чөнки хәзер конторада бөтенләй җиһаз юк. Территорияне төзекләндерергә яңа койма куярга һәм участокта чәчәкләр утыртырга кирәк. Тиз арада без урманчылык бинасындагы эшләрне дәвам итә алырбыз дип ышанам, – ди Ирек Сафин.
Объект танымаслык булып үзгәргән. Аның тышкы ягын профнастил белән тышлаганнар. Бинага яңа түбә ябылган. Хәзер инде аның верандасы да бар. Яңа пластик тәрәзәләр куелган, иске ишекләр яңага алмаштырылган. Эчке ягы гипсокартон белән эшләнгән.
«Бинаны кыска гына вакыт эчендә подрядчы «Диалог» ҖЧҖ сафка бастырды. Тиздән аны кулануга да тапшырачакбыз», – дип белдерде Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура hәм торак-коммуналь буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов.
– Кнәз авыл җирлегендә урманчылык контроле «Урманчылык биналарын капиталь ремонтлау» дәүләт программасы буенча ремонтланды. Эшләр шушы елның мартында башланды һәм июньдә тәмамланды. Бинаны яңартуга 2 млн. сумнан артык акча тотылды, – дип өсти Рафаэль Игътисамов.
Районыбызда тормыш яшәеш шартлары яхшыра бара. “Безнең ишегаллары” дәүләт прогрмаммасы буенча Бәтке авылының урамнары төзекләндерелә. Моңа өстәп, быелдан әлеге авылның балалары яңартылган мәктәп hәм балалар бакчасында белем алачак. Ә районның Биклән, Иске Абдул авылларының, Новый поселогында ризык әзерләү блогы ремонтланганнан соң, укучыларны кайнар тәмле, ризык белән тәэмин итеп булачак, дип өметләнә төзүчеләр. Районыбыз горурлыгы, мәшhүр җырчы Илhам Шакировның Яңа Бүләк авыл җирлегендә урнашкан музеенда төзекләндерү эшләре тәмамлангач, дәрәҗәле кунакларның очрашу урыны булыр. Тиздән әле Кече Шилнә авыл җирлегендә яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак, районның суд приставлары бинасы да үзгәрер дип көтелә.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев