Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шатлыклы вакыйга!

Бүген, 16 июль көнне, район үзәк дәваханәсендә, фельдшерларга медицина ярдәм күрсәтү өчен җиhазланган машиналарның ачкычлары тапшырылды. Ачкычларны Тукай районы башлыгы Фаил Камаев кулыннан районның Шилнебаш, Күзкәй, Тләнче Тамак, Бәтке авыллары, Татарстан совхозы, Әҗмәкәй hәм Круглое поле поселогы авыл табиблары кабул итеп алды. 

Нәкъ шушы белгечләр халыкның сәламәтлеген кайгыртып көндәлек яшәешен, иминлеген, хезмәт эшчәнлеген, киләчәген тәэмин итә. Шуңа күрә «мобильле булу» алар өчен бик мөhим. Машиналар «Сәламәтлек саклау» милли программасы нигезендә бирелде. Әлеге программа беренчел медик-санитар ярдәмне булдыруны күздә тота. 
«Исән-сау эшләргә язсын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт», - диде ачкычларны тапшыру тантанасында район башлыгы Фаил Камаев.
 

/Рөстәм Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев