Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерлар спорт белән шөгыльләнә

Тукай районында өлкәннәр өчен Өченче буын университеты эшләп килә. Быел университет 6 төркемгә белем бирәчәк. 4 төркем компьютерда эшләргә өйрәнәчәк. Бүгенге көндә Калмаш авылында 2 төркем пенсионерлар компьютер белемнәрен үзләштерә. Өченче буын университетында алар өчен Туган як тарихын өйрәнү төркеме дә оештырылачак. Боерган авылында да шушы университетка йөрүчеләр өчен яңа уку елы башланды. Бу уңайдан ачык дәрес күрсәтелде. 

Боерган авылы пенсионерлары заман белән бергә атлыйлар. Кем әйтмешли, кайвакыт бераз алга да китәләр. Биредә «Сәламәт яшәү рәвеше» төркемендә укытучы-табиб Маһинур Шәйхетдинова дәрес-шөгыльне теория һәм практика белән берлектә алып бара. Махсус программа нигезендә үткәрелүче дәрес-шөгыльгә һәр укучы-пенсионер ашкынып килә. Маһинур Шәйхетдинова өлкән кеше организмына яхшы тәэсир итүче аерым-аерым күнегүләр системасын булдырган. Уку сезоны башланган көнне ул район җитәкчелеге, чакырылган кунакларга ачык дәрес күрсәтте.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров ачык дәресне караганнан соң фикерләре белән уртаклашты. 
– Боерган авылында Өченче буын университетында белем алучы һәм спорт белән шөгыльләнүче пенсионерларның яшәү рәвеше башкаларга үрнәк. «Скандинавия йөреше» буенча «Җиңел атлап сәламәт булу» исеме астында республика күләмендә уздырылган фестивальдә дә боерганлылар актив катнаштылар. Алар спортның бу төрен яхшы үзләштерүләрен күрсәттеләр. Гүзәл затларыбызның ир-атларга караганда озаграк яшәвенең сере дә, бәлки, шундадыр. Хатын-кызлар сәламәтлекләрен ныграк кайгырталар, гомерләрен матур һәм мәгънәле итәргә тырышалар. Алга таба да шулай булсын. Сезнең матур үрнәккә башкалар да кушылсын, – диде ул. 
Россия пенсионерлары союзының Тукай районы буенча бүлек рәисе Руслан Шәңгәрәев Өченче буын университетында белем алуның файдалы булуын ассызыклады. Ул да ачык дәресне караганнан соң алган тәэсирләрен җиткерде. 
– Өченче буын университеты кысаларында сәламәт яшәү рәвеше төркемен җыеп укытуның икенче сезоны ачылды. Аның төп максаты – өлкәннәрне хәзерге тормыш шартларына җайлашырга, интернет белән эшләргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү. Боерган пенсионерларына сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен барлык шартлар тудырылган. Озак еллар кеше сәламәтлеге сагында торган Маһинур Сәяфовна дәресләрен 72 сәгатьлек программа нигезендә алып бара», – дип ачыклык кертте ул. Руслан Шәңгәрәев өлкәннәрнең сәламәт яшәве турында кайгыртучы бу социаль программаны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафинга, Россия пенсионерлары союзының төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишинага рәхмәтен белдерә. 
Өченче буын университетына йөрүче пенсионерлар ике сәгать дәвамында теория тыңлыйлар һәм күнегүләр ясыйлар. 
– Университет ике ел гына эшләсә дә, сәламәт яшәү рәвеше дәресләрен без инде күптәннән тыңлыйбыз. Маһинур апага үз яшен бирмәссең дә, чөнки ул яшь һәм сәламәт калу серен белә, аны безгә дә өйрәтте. Өченче буын университетында укып гыйлем алу, спорт белән шөгыльләнү безне яшәртә, – ди шушы университетта укучы Рәхилә Фәттахова. 
Районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов та пенсионерлар өчен спорт дәресләрен хуплавын белдерде:
– Боерган авылында яшәүчеләр, гомумән, актив тормыш рәвеше яклы. Алар район, республика күләмендә уздырылган төрле чараларда бик теләп катнашалар. Яшь буынга да менә дигән үрнәк булып торалар, – ди ул.
Боерган авылында сәламәт яшәү рәвеше дәресләренә 19 кеше йөриячәк. Ул атнага өч мәртәбә үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев