Омскидан бизнес-миссия белән килделәр
Яңалыклар

Омскидан бизнес-миссия белән килделәр

Омск өлкәсе эшкуарлары һәм сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре делегациясе Тукай районында булып киттеләр. Алар районының һәм шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрделәр. Кунакларны бигрәк тә җитештерүдә сакчыллык, эш алымнары кызыксындырды.

Бизнес-миссия вәкилләре Тукай районы эшкуарлары һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин белән очраштылар, кунакларны «Наиком- Арена» стадионы эшчәнлеге белән таныштырдылар.

– Мин сәүдә-сәнәгать палатасы исеменнән без барган предприятиеләрнең барлык җитәкчеләренә, белгечләренә рәхмәт белдерәм, алар «сакчыл җитештерү» коралларын куллану буенча башкарган эшләре турында җентекләп сөйләделәр. – диде сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров, – элемтә миссияләре регионнар файдасына дәвам итәр, дип өметләнәм, – дип өстәде ул.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев