Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәргә ярдәм

Өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында хөкүмәт тарафыннан бик күп чаралар күрелә. Безнең районның барлык авыл җирлекләрендә дә ветераннар, инвалидлар оешмасының беренчел оешмалары эшләп килә, Аларны район ветераннар, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов берләштереп, барлап тора. Районда яшәүче мөмкинлекләре чикле гражданнарга ярдәм күрсәтү максатыннан 2018 елда хәйрия фонды оештырылды. 

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты җирлегебез өчен зур әһәмияткә ия. Проектның бурычы – халыкның гомер озынлыгын гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен арттыруга ирешү, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын булдыруга юнәлдерелгән чараларны районда гамәлгә ашыру. Монда профилактик караулар һәм диспансерлаштыру, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, сиделка хезмәте, ялгыз яшәүче өлкәннәргә социаль хезмәткәр билгеләү – болар барысы да өлкәннәребезне кайгыртып эшләнә торган чаралар. 
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе» эшләп килә. Өлкән яшьтәге, авыру һәм чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган өлкәннәрне һәм инвалидларны карау буенча дәресләр бара. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән акчага кабинет җиһазландырылды: махсуслаштырылган карават, тәнне озак ятып тишелүдән саклау өчен матрас, хәрәкәтләнү-роллаторлар, санитар кәнәфи, махсус савыт-саба, манекен һ.б.лар сатып алынды. Теоретик нигезләрне һәм авыручыларны карау күнекмәләрен гамәли үзләштерү буенча лекция һәм практик дәресләрне Нәзлия Маннапова, Гүзәл Хәсәнова һәм Альмира Сәләхетдинова алып баралар. Шулай ук караучыларны шәхсән укыту (өйгә барып) тәҗрибәсе дә бар.
Районда яшәүче өлкән-нәрнең һәм мөмкинлекләре чикле гражданнарның сорауларын исәпкә алып, теге яки бу хезмәтне күрсәтү ихтыяҗы өйрәнелде. 2020 елның июль аеннан «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан күрсәтеләчәк өстәмә түләүле хезмәтләрнең исемлеге төзелде һәм расланды. Социаль хезмәткәрләр тарафыннан барлыгы 28 төр түләүле хезмәт күрсәтү күздә тотыла: заказчының чистарту чараларын кулланып раковина, унитаз, ванна, микродулкынлы мич юу, чистарту; күпфатирлы йортта баскыч мәйданы юу; өйдә тәрәзә, стена, газ плитәсе, суыткыч чистарту, юу; мич агарту; ишек, койма, идәннәрне буяу; кием-салым ремонтлау; подгузниклар алыштыру, гигиена процедуралары үткәрү; судно чыгару һәм эшкәртү; челтәр, штораларны юу, элү; бәрәңге утырту, эшкәртү, алу, саклау урынына салу; өй территориясен тәртиптә тоту, үлән чабу, кышка яшелчә консервлау, кайнатма пешерү, компот әзерләү; Яр Чаллы шәһәрендә, район эчендә клиентны билгеләнгән урынга кадәр озата бару. Сораулар, тәкъдимнәр булганда 70-35-09 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. 
Ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, мөмкинлекләре чикле гражданнар, инсульт кичергәннәр, катлаулы операциядән соң караучысыз калганнар сиделка ярдәменә мохтаҗ. 2020 елның август аеннан сиделка хезмәте күрсәтелә башлады. Тәүлекнең кайсы вакытында сиделканың кирәк булуына карап, атнаның җиде көнендә бер көнгә 6 сәгать дәвамында хезмәт күрсәтелә. Түләү гражданинның пенсия күләменә карап билгеләнә. 

Ландыш Бариева,
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры. 

/ Фото «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев