Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күркәм уңышларыбыз бар

Үткән атна җомгасында Яңа поселогы мәдәният йортында Тукай районы мәдәният хезмәткәрләре конференциясе узды.

Ел саен үтүче әлеге чарада район башлыгы Фаил Камаев, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары һәм башкалар катнашты. 

« М ә д ә н и я т тармагының 2021-2022 елда эш нәтиҗәләре, 2023 елга максатлар, бурычлар һәм үсеш преспективалары» дип исемләнгән конференция район башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариевның сәламләү сүзләреннән башланып, аның җитәкчелегендә дәвам итте. 

Иң элек, ел нәтиҗәләре буенча район мәдәният бүлеге башлыгы Юлия Рыбакова чыгыш ясады: 
– Эшебездә әһәмиятле юнәлешләрнең берсе ул – мәдәниятебезне районнан читкә алып чыгып таныту. Бездә эшләүче белгечләрнең югары профессионализмы аркасында, балалардан һәм олылардан торган иҗат коллективлары Тукай районын республикакүләм, регионара һәм халыкара конкурсларда уңышлы күрсәттеләр һәм бу эшне дәвам итәләр. Шулай ук, халыкны мәдәни тормышына җәлеп итәр өчен ел саен массакүләм чаралар оештырыла. Бу: районкүләм ШТК уеннары, «Битлек» театр фестивале, «Туган телдә җырлый чишмә» исемле үзешчән сәнгать коллективлары смотрлары, 
– дип сөйләде Юлия Михайловна. Ул шулай ук районда, республикада һәм ил күләмендә уздырылучы бәйгеләрдә, төрледәнтөрле чараларда катнашучы, шулай ук киләсе елда халык коллективы исеменә көч сынашачак иҗат коллективларын билгеләп үтте, районның мәдәни тормышында актив булган авыл җирлекләрен, аерым кешеләрне атады. Юлия Рыбакова «Пушкин картасы»на да тукталып узды. – Проектның тормышка ашырыла башлаган вакытыннан бирле, 2021 елда мәдәният учрежденияләре белән 143 мең 550 сумлык 585 билет, агымдагы елда исә 139 мең 650 сумлык 796 билет сатылган. Әлеге юнәлештә эш сүлпәнрәк бара һәм шул сәбәпле, без «Пушкин картасы» белән эшләргә өйрәтүче белем 
бирү семинарларын уздыруны планлаштырып, методик ярдәм материаллары өстендә эшлибез, – диде ул. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе чыгышыннан соң, Тукай районы сәнгать мәктәбенең хореография педагогы Галина Щелконогова, «Гиндукуш» музее экспонатларын саклаучы белгеч Лилия Гайнетдинова, Теләнче Тамак авылы китапханәсе мөдире Рәмилә Сәгъдиева үз юнәлешләренә кагылышлы докладлар белән чыгыш ясады.    Конференция ахырында район башлыгы Фаил Камаев мәдәният хезмәткәрләре белән башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясап, үзенең киңәшләрен, теләкләрен җиткерде. Чара, мәдәният өлкәсендә үзен күрсәткән белгечләрне һәм хезмәткәрләрне зурлау – бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев