Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше эштән исән-сау кайтырга тиеш

Хезмәтне саклау мәсьәләләре һәм эш шартларын махсус бәяләү темасына район хакимиятендә семинар-киңәшмә үтте. Чарага районның профсоюз активы, оешмаларның хезмәтне саклау буенча инженерлары, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең һәм мәгариф учреждениеләренең кадрлар бүлеге башлыклары чакырылган иде.

Семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева һәм федерациянең бүлек башлыгы, хезмәтне саклау буенча баш техник инспектор Ирина Андина чыгыш ясады. Чараны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина алып барды.
Хезмәтне саклау буенча республикада хәл көннән-көн киеренкерәк була бара. Республикада һәр ел саен меңгә якын кеше эш урынында җәрәхәтләр ала, мондый очракларның һәр унынчысы үлем белән тәмамлана, дип белдерде Татьяна Васильева. Әйтергә кирәк, районда да мондый хәлләр кабатланып тора, үлем очраклары да бар. Профсоюз оешмалары булган предприятиеләрдә бәхетсезлек очракларының узган елга караганда бераз кимүен билгеләп үттеләр чыгыш ясаучылар.
Эш урыннарын аттестацияләү урынына 2014 елның 1 гыйнварыннан хезмәт шартларын махсус бәяләү (СОУТ) дигән чаралар комплексы кертелде. Ул оешмаларда биш елга бер мәртәбә үткәрелергә тиеш. Федераль Законда хезмәт шартларын махсус бәяләү терминына җитештерүдә зарарлы факторларны билгеләү, аларның хезмәт шартлары нормативларына ни дәрәҗәдә туры килүе һәм хезмәткәрләрне яклау буенча чаралар күрү дип аңлатма бирелә. Эш шартларын бәяләү вакытында комиссия әгъзалары белән бергә хезмәткәрләр үзләре дә катнашырга хокуклы. Чара барышында эш урынының физик, химик, биологик яктан зарарлылык дәрәҗәсе, хезмәт процессының авырлыгы, киеренкелеге тикшерелергә тиеш. Шулай ук хезмәткәр эш урынының кайсы класска туры килүен белергә хокуклы. 1 класс - оптималь шартлар, 2 класс - рөхсәт ителгән хезмәт шартлары, 3 класс (1, 2, 3, 4 дәрәҗә) - зарарлы шартлар, 4 класс куркыныч эш шартлары буларак бәяләнә. Тикшерү нәтиҗәләреннән канәгать булмаган хезмәткәр сыйфат экспертизасы үткәрүне таләп итә, шулай ук хокукый ярдәм сорап ТР Профсоюзлар федерациясенә һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X