Чабата үрүче оста – Шыгай бабай Нәфыйков
Сосновый Бор поселогында яшәүче Шыгай бабай Нәфыйков - үзенчәлекле һөнәр иясе. Өлкән яшьтә булуына карамастан (аңа 81 яшь), Шыгай бабай чабата үрә. Атнасына берничә пар чабата үреп, тирә-күршеләрне гаҗәпкә калдыра ул. Әле алай гына түгел, Шыгай бабай чын осталарча чаналар ясый, буралар куя, мунчалар, киртә-читәннәр дә ясый, дип хәбәр итте...