Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Дөрештә халык җыены үтте, катнашучылар Зөһрә Шәрифуллина концертын да карый алды

Кичә Иске Дөреш авылында халык җыены үтте. Анда шулай ук Яңа Бүләк, Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә чакырылган, мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев халыкны районның бүгенге хәле, социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды, һәр тармакка кагылып, андагы уңай күренешләрне һәм проблемаларны билгеләп үтте, республикадагы бүгенге...

Кичә Иске Дөреш авылында халык җыены үтте. Анда шулай ук Яңа Бүләк, Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә чакырылган, мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев халыкны районның бүгенге хәле, социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды, һәр тармакка кагылып, андагы уңай күренешләрне һәм проблемаларны билгеләп үтте, республикадагы бүгенге вәзгыятькә дә тукталды. Халык җитәкчегә үзен борчыган сорауларны да бирә алды.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, җыенга килүчеләр алдында Татарстанның атказанган җырчысы Зөһрә Шәрифуллина һәм аның тормыш иптәше, танылган гармунчы Азат Хәлимов чыгыш ясадылар. Халык аларны бик яратып, үз итеп кабул итте.
Мондый җыеннарның чираттагысы киләсе дүшәмбедә, 17 августта, Биклән авылында үтәчәк. Анда бикләнлеләр белән бергә Мәләкәс һәм Иштирәк авыл җирлегендә яшәүчеләр дә чакырыла. Халык белән очрашуларны, авылларны берләштереп, барысы тугыз җирлектә уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев