Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ихлас күңелдән зур хөрмәт белән

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән уртак бәйрәмебез - Укытучылар көне белән котлыйм. Балаларга нигезле белем бирү белән беррәттән, киләчәктә ил терәге булырлык, аның куәтен арттыру хакына тугры хезмәт итәрлек, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләү кебек изге бурычны иңнәрегезгә алгансыз. Сезнең хезмәт - күңел җылысы, йөрәк егәрлеге, рух...

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән уртак бәйрәмебез - Укытучылар көне белән котлыйм. Балаларга нигезле белем бирү белән беррәттән, киләчәктә ил терәге булырлык, аның куәтен арттыру хакына тугры хезмәт итәрлек, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләү кебек изге бурычны иңнәрегезгә алгансыз. Сезнең хезмәт - күңел җылысы, йөрәк егәрлеге, рух ныклыгы таләп итә торган авыр, җаваплы гамәл.

Реклама

Районда гомуми белем бирүче 25 мәктәп эшли. Укытучыларның эшчәнлек нәтиҗәләрен хәзер бердәм дәүләт имтиханнары билгели. Узган ел унберенчене тәмамлаган укучылар барысы да кулларына таныклык алды, 13е алтын медаль белән чыкты. Тугызынчыны тәмамлаган 255 баланың шулай ук 13е югары билгеләрдән генә торган аттестат алды. Район мәктәпләрендә укучы балаларыбыз республика күләмендә уздырылган фән олимпиадаларында, гамәли конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә, иҗат конкурсларында катнашалар, җиңү яулыйлар. Болар барысы да укытучының әйтеп бетергесез тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Сез бит лаеклы алмаш үстерү өчен үзегезне дә, көчегезне дә, тырышлыгыгызны да кызганмыйсыз. Хөрмәтле мөгаллимнәр, изге эшегездә уңышлар, сабырлык, ныклык, гаиләләрегезгә иминлек, иң зур байлык - сәламәтлек телим. Гомерегезнең һәр мизгелен якыннарыгызның кадер-хөрмәте, белем биргән шәкертләрегезнең игътибар-ихтирамы бизәсен. Укучыларыгыз игелекле һәм рәхмәтле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X