Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелекле хезмәтегезгә чиксез рәхмәтлебез

Минем өчен укытучы иң кадерле кешеләрдән санала. Чөнки ул тормышта беренче юл күрсәтүче, синең ни-нәрсәгә сәләтле икәнеңне тоеп, киләчәккә дөрес юнәлеш билгеләүче иң якын кешең. Минем Оргыды авылы башлангыч мәктәбендә хәреф таныткан шундый мөгаллимәләрем Тәслимә Хурамшина һәм Нәзимә Бәйрәмова апалар булды. Аларны һич онытасым юк. Тәслимә апаның ягымлы елмаеп «ана»,...

Минем өчен укытучы иң кадерле кешеләрдән санала. Чөнки ул тормышта беренче юл күрсәтүче, синең ни-нәрсәгә сәләтле икәнеңне тоеп, киләчәккә дөрес юнәлеш билгеләүче иң якын кешең. Минем Оргыды авылы башлангыч мәктәбендә хәреф таныткан шундый мөгаллимәләрем Тәслимә Хурамшина һәм Нәзимә Бәйрәмова апалар булды. Аларны һич онытасым юк. Тәслимә апаның ягымлы елмаеп «ана», «апа», «ата», «бала» дигән сүзләрне кабатлый-кабатлый, кулга акбур тоттырып, тырыша-тырыша кара тактага яздырып һәм укытып өйрәтүләре бүгенгедәй күз алдымда. Аның игелекле эшен өченче сыйныфтан Нәзимә апа Бәйрәмова дәвам итте. Ул Күзкәй авылы кызы, бөтен көчен куеп, белемен балалар күңеленә сеңдерергә тырышты. Без кечкенәдән мәктәп яны бакчасында эшләп, алмагач, карлыган, кура җиләге куакларын карап, эшкә өйрәнеп үстек. Җәен мәктәп яны бакчасында укучыларның пионер лагере оештырыла. Якын-тирәдәге авыл балалары рәхәтләнеп ял итәләр. Лагерьләрдә эшне тәртипле оештыруда укытучыларыбыз Тәслимә белән Нәзимә апаларның өлеше зур булды. Без туган ягыбыз табигатен, инеш-елгаларын өйрәнеп үстек, спорт ярышларында катнаша идек.

Озак еллар авыл балаларына белем биреп, кош балаларын очыргандай, безгә канатлар куеп, олы тормыш юлына чыгарган беренче укытучыларымны, хөрмәтле ветеран педагог-остазларымны Өлкәннәр һәм Укытучылар көне белән котлыйм, аларга бәхет-шатлыклар, озын гомер теләп калам.

Күпсанлы укучылары исеменнән Мәүлетҗан Хисамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне