Ихлас күңелдән зур хөрмәт белән
Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән уртак бәйрәмебез - Укытучылар көне белән котлыйм. Балаларга нигезле белем бирү белән беррәттән, киләчәктә ил терәге булырлык, аның куәтен арттыру хакына тугры хезмәт итәрлек, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләү кебек изге бурычны иңнәрегезгә алгансыз. Сезнең хезмәт - күңел җылысы, йөрәк егәрлеге, рух...