Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран укытучылар!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз. Барыбыз да мөстәкыйль тормыш юлын мәктәп бусагасыннан башлыйбыз. Укытучы дигән мөкатдәс зат безне, кулыбыздан җитәкләп, белем дөньясына алып керә һәм укырга, язарга гына түгел, яшәргә, тормышны танып белергә, үз кыйблаңны табарга өйрәтә. Шуңа күрә һәрберебез укытучыларына карата күңеле түрендә иң җылы хисләрне...

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз. Барыбыз да мөстәкыйль тормыш юлын мәктәп бусагасыннан башлыйбыз. Укытучы дигән мөкатдәс зат безне, кулыбыздан җитәкләп, белем дөньясына алып керә һәм укырга, язарга гына түгел, яшәргә, тормышны танып белергә, үз кыйблаңны табарга өйрәтә. Шуңа күрә һәрберебез укытучыларына карата күңеле түрендә иң җылы хисләрне саклый, аңа гомере буе рәхмәт укып яши.

Сез гомерегезне изге һәм намуслы эшкә - яшь буынны тәрбияләүгә багышладыгыз. Укучыларыгызның уңышлары - сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул. Сез һәрвакыт иҗтимагый тормышның үзәгендә булып, белем бирүнең яңа программа, методика һәм технологияләрен өйрәнәсез, төрле фәнни проектларны тормышка ашырасыз. Сезнең алда гаять мөһим максат тора - һәрьяклы үсешкә ирешкән, бүгенге көн таләпләренә җавап бирүче алдынгы карашлы шәхес тәрбияләү. Сез балаларны мөстәкыйль уйларга, карарлар кабул итәргә һәм иң мөһиме - сайлаган юллары, кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоеп, тормышта үз урыннарын табарга өйрәтәсез.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә авыр һәм мактаулы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек телим. Укучыларыгыз игелекле һәм рәхмәтле булсын.

фото www.shuya-eparhia.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев