Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр әрем сыгынтысының коронавирустан котылу өчен әйбәт чара булып торуын 

Галимнәр, лаборатория сынаулары уздырып, әремдәге матдәләрнең SARS-CoV-2 вирусын юкка чыгара алуын ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләре Scientific Reports журналында басылып чыккан, дип яза “Газета.ру”. Европа тикшеренүчеләре Германиядә кеше күзәнәкләре нигезендә сынаулар уздырган. Алар әремнең артемизинин, артесунат һәм артеметер кебек матдәләренең, шулай ук сыгынтысының чирдән зарарланган күзәнәкләргә йогынтысын тикшергән. Үрнәк вируслар сыйфатында коронавирусның Мюнхен штаммы һәм Дания штаммы кулланылган. Ә күзәнәк үрнәге итеп коронавируска тиз бирешүчән үпкә күзәнәкләре алынган.

Тикшеренү нәтиҗәләре әремнең барлык матдәләренең, шулай ук сыгынтысының үпкә күзәнәкләрендәге вирусны җиңел генә юкка чыгаруын күрсәткән.
Әмма галимнәр билгеләп үткәнчә, әремдәге матдәләр вирусны кисәтеп кала алмый: алар вирус организмга эләккәннән соң гына аңа каршы көрәшә.
Шуңа да карамастан, әремнән COVID-19 инфекциясен йоктыручыларны дәвалау өчен дару ясау мөмкинлеген дәлилләрдәй тәүге тикшеренүгә әйләнгән бу. Озакламый галимнәр, әрем матдәләре һәм сыгынтысының коронавирус инфекциясеннән дәвалаудагы файдасын төгәлрәк ачыклау өчен, клиник тикшеренүләр башлап җибәрергә ниятли.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X