Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр эшкә уңганнар

Оргыды авылы кайчандыр «Ленар» күмәк хуҗалыгының бер бригадасы иде. Күмәк хуҗалык таркалгач, ферма маллары үзәккә күчерелде, каралты-куралары бушап, яшьлекне искә төшереп торалар. Яшьләр эш эзләп, Чаллыга китеп бардылар. Авылдашым Мөсәвир Мансур улы Гәрәев та әлеге язмышка дучар булды.

Һәр эшне яхшы булсын дип эшләргә күнеккән, көтүен көткән, тегермәнен тарттырган, тракторчы булган алтын куллы дустым Чаллының электротранспорт оешмасына слесарь-механик булып урнашты. Авылда чагында Чаллының механизаторлар әзерли торган училищесын тәмамлаган Мөсәвиргә яңа урында яңа техниканы үзләштерү җиңел бирелмәгәндер, әмма тырышлыгы белән таныла ул. Әлеге предприятиедә стажлы остаз хәзер. Әмма туган авылы белән элемтәне өзгәне юк, даими кайтып йөри, кулыннан килгәнчә булыша. Күптән түгел авыл бәйрәменә гаиләсе белән кайтып, аны үткәрүгә зур булышлык күрсәтте. Җырга-биюгә дә бик һәвәс икән. Хатыны Минзифа белән парлап җырлап-биеп матур концерт номерлары башкардылар. Эшкә дә, сәнгатькә дә гашыйк тормышны яратучы авылдашым. Мөсәвир-Минзифа Гәрәевлар гаиләсе белән чын-чынлап горурланам мин. Ике егет үстерделәр, аларны укытып, олы тормыш юлына чыгардылар. Уллары үз тормышларын коруларына, биш оныклары үсеп килүләренә шатланып яшиләр, тырышып эшлиләр Гәрәевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев