Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булганнан бар да була

Килгән чакта башка авырлык, җитми калса көч вә сабырлык......

Фәнис ага Яруллинның барыбызга да таныш көйгә салган шигырь юлларын укыгач, укытучыларыбыз хакындадыр бу язма, дип уйлагансыздыр, хөрмәтле укучыларым.

Чыннан да эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия,  матур сүзләр белән тасфирлаган бөек каләм иясе мөгаллимнәребезне.

Шушы шигырьнең ике юлы укытучы профессиясенә гомумән дә якын булмаган, тик шулай да язмамда телгә алыначак геройларыма  туры килә, минемчә. Сүзем Иске Дөреш авылында гомер кичерүче Руслан белән Рәмзия Шаеховлар турында.

Килен бианай туфрагыннан ярала, дип әйткән борынгылар.  Уйлап карасаң, бигрәк кызык инде, әллә кайдагы бианайга, әллә кайдагы килен ничек ошарга тиеш инде, югыйсә. Тормышның язылмаган кануннарымы, Аллаhның шулай парлаштыруы микән, озын сүзнең кыскасы,  язмамның героинясы - Рәмзия, бианасы Гатифә апаның күп сыйфатларын үзенә алган. (Гатифә апа күптән инде гүр иясе, урыны җәннәттә булсын, безнең искә алу аңа хәер-дога булып барып ирешсен.) Гатифә апа аш-су, камыр ризыкларына бик оста иде. Майда йөздереп кабарып, күпереп пешкән кабартмалары,  чиккән тастымаллары, ыргак(крючек) белән бәйләгән кул эшләре, ирен чите белэн оялчан гына елмаюы, тыныч кына кетердәтеп көлүе белән истә калган ул.

Менә шул Гатифә апаның килене -  Рәмзиянең унган-булганлыгы турында гына да рәхәтләнеп куп итеп язып булыр иде. Ләкин мин аларның кешелеклелеге, авылдашларына ярдәчел булулары, hәр эштә башлап йөрүче тынгысыз җаннар  икәнлекләре турында язасым килә.  Алар икесе дә шәхси эшмәкәр. Рәмзиянең шәхси магазины бар. Ул  азык-төлек, тормыш-көнкүреш товарлары белән сату итә. Бакчасында нәрсәләр генә үстерми дә, нинди генә тәм-томнар ясамый Рәмзия. Капкаларын ачып керү белән зур участокта төрледән-төрле чәчәкләр каршы ала. Үткәнебезгә, асылыбызга алып кайта торган, бабайларыбыз истәлеге булып торучы, кулдан ясап куелган сиртмәле кое да, бизәкләп эшләнгән җил тегермәне дә бар монда. Болары инде күршебез Русланның иҗат җимешләре. ( Буш вакытында ясалган эшләредер инде. Ләкин, буш вакыт , дигән сүз бу гаиләдә бар микән ул?) Ә аның төп эше - ихата тутырып атлар, сыерлар, таналар, сарыклар асрый. Халыкны ит белән тәэмин итә. Әллә кайлардан килеп алалар, ул суйган мал итен. Төрле төрдән булган кош-кортлардан башка кыр урдәкләре, ак кугәрченнәргә кадәр бар аларда. Әйе, уңган-булган гаилә бу. Алар тәрбияләп үстергән 3 малай, 1 кыз,  шулай ук тормышта үз урыннарын табып, башлы-күзле булып, матур итеп, әти-әниләренә олы ярдәмче, терәк булып яшиләр.

Авылда нинди генә вакыйга булса да, бәйрәмнәрме, өмәме, үлем-җитемме, Руслан белән Рәмзиянең катнашыннан башка үтми. Алар бер авырыксынмыйча матди ярдәм күрсәтәләр. Кирәк икән акчалата, кирәк икән өеп товарын алып кайтып бирәләр. Балаларга күчтәнәч  пакетлары  тутырабызмы, өлкәннәр көненә чәй өстәле әзерлибезме, берсеннән дә читтә калмый Рәмзия. Үлем-җитем вакытында Рәмзиянең дини йолаларны белеп башкаруы, бернигә дә карамыйча, hәрвакыт ярдәмгә килүе зур хөрмәткә лаек.

- Яңа ел каникулларына балаларга шуар өчен кардан тау өяргә иде бит, Руслан - дигән идем.

- Була ул, Ләйсән апа,- диде дә, шул кичне үк эшләп тә куйды куршем.

Менә шундый карусыз, юк, дип әйтә белми торган, бер караганда гади генә, ләкин зур хөрмәткә ия кешеләр ул, Руслан белән Рәмзия Шаеховлар.

Әйе,  авылыбызда спонсорлар ярдәмен тою рәхәт әлбәттә.  Бу исемлеккә авылдашларыбыз-эшмәкәрләр Шигапов Соббухны да, Фаррахов Габит, Закиров Фаяз-исемнэрнен дә зур хөрмәт белән билгеләп утәсем килә. Бигрәк тә Яңа ел, Сабантуй бәйрәмнәре, алар ярдәменнән башка узмый. Менә шундый киң күңелле, ярдәмчел, юмарт, кешелекле, кечелекле авылдашларыбыз бар безнең. Эшләрегез уң булсын, хөрмәтле эшмәкәрләребез. Авылдашларыбызны сөендергән өчен, Аллаhым үзе искәрмәс җирдән сезгә ярдәмнәрен биреп торсын.  Рәхмәт сезгә.

Ләйсән Миннахметова, Иске дөреш авылы мәдәният йорты директоры

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев