Бүген республикада 25 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар

Бүген республикада 25 градуска кадәр җылыта

21 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшүе ихтимал. Көндез урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин.

Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан: төнлә секундына 4-9 метр, көндез 6-11 метр тизлектә исәчәк. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +10..+15 градус булачак. Көндез исә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев