Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Безне әкият дөньясына керткәнегез өчен рәхмәт...”

Новотроицкое авылының мәктәпкәчә яшьтәге балалары яңа ачылган балалар бакчасын әнә шулай матур итеп, гүзәл әкият дөньясы дип атадылар. Ничә еллар зарыгып көткән, искиткеч матур, барлык шартлар тудырылган яңа бакчага алар декабрьнең 14е көнне аяк бастылар. Яңа ел алдыннан Новотроицкое нәниләре шундый зур бүләккә ия булдылар.

Сабыйларны көтеп алган бәйрәмнәре белән котларга Казаннан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина, район башлыгы Васил Хаҗиев, район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев һәм башка рәсми затлар килгәннәр иде. Бакчаны сафка бастырган төзүчеләр, матди ярдәм күрсәткән иганәчеләр дә тантаналы чарадан читтә калмады.

Моңа кадәр җирлекнең балалар бакчасы файдалануга яраксыз булып баручы бик нык тузган өч бинада эшләп килде. Бакча өчен урта мәктәп бинасының бер өлеше, ягъни 600 квадрат метрдан артык мәйдан бүлеп бирелде. Агымдагы елның көз башында биредә реконструкция башланды. ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, бакчаны мәктәпкә күчерү максатына республика бюджетыннан 6,8 млн сум акча бирелде. Район бюджетыннан 200 мең сумга якын акча бүленде.

Барлык төзелеш эшләрен район җирлегендә эшләп килүче Ришат Хәбибуллин җитәкчелегендәге "АвтоСтройИнком" подрядчы оешмасы башкарды.

Бүген Новотроицкое балалар бакчасына өч төркемдә 65 бала йөри. Яңа елдан аларның саны тагын да күбәеп, 70тән артыр дип көтелә. Балалар белән 20гә якын хезмәткәр эшли. Бакча өлеше беренче катның бер канатын тулысынча биләгән, икенче катның ике кабинет урынын алган. Беренче катта кече һәм урта төркем балалары шөгыльләнәчәк. Һәр төркемнең үз уен залы, йокы, юыну бүлмәләре бар. Беренче катта шулай ук медицина кабинеты, ашханә, кер юу бүлмәсе, татар теле кабинеты урнашкан. Һәр бүлмә тулысынча җиһазландырылган. Киемнәрне урнаштыру өчен һәр балага бирелгән кечкенә шкафлар, зәвыклы итеп махсус эшләнгән караватлар, юыну бүлмәләрендәге җиһазлар, кер юу бүлмәсендәге кирәк-яраклар берсе дә шәһәрдәге балалар бакчаларындагыдан ким түгел. Кайберләре белән чагыштырганда хәтта артык та. Икенче катта да шундый матурлык һәм җылылык хөкем сөрә. Биредә өлкәннәр төркеме, музыка залы, методик кабинет урнашкан.

Реклама

- Эшебезнең уңай нәтиҗәсен, балаларның, әти-әниләрнең, биредә эшләүче хезмәткәрләрнең шат йөзләрен күрү зур куаныч. Элеккеге биналар бик иске иде, балаларны уңай шартларга күчерү өчен бар район белән алындык. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, үтенечебезне кире какмады, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев бакчаны ачу тантанасында.

Төзүчеләргә, матди ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Чыннан да, ярдәм күрсәтүчеләр дә күп, бүләкләр дә саллы иде. Мәсәлән, "Раритек" ҖЧҖ яңа бакчага 54 мең сум акча биргән, "Трансторгсервис" ҖЧҖ 30 мең сум керткән, Яр Чаллының "Мелиоводстрой" ҖЧҖ 23 мең сум күчергән, "Агрокөч" төркеме швед стенасы һәм ноутбук бүләк иткән һ.б, һ.б Ул көнне балалар бакчасы коллективы акчалата бүләкләр белән беррәттән, ике телевизорлы, суыткычлы, берничә паласлы булды. Яңа бакчадан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина да канәгать калды, ул республиканың бер почмагында бүген бик тә кирәкле объект ачылуын билгеләп үтте. "Районыгызда мәгариф тармагына игътибар шулкадәр көчле - мин моның өчен бик шатланам һәм рәхмәт әйтәм", - диде ул бәйрәм тантанасында.Аннары министр урынбасары, район башлыгы бергәләп кызыл тасманы кистеләр, подрядчы оешма җитәкчесе балалар бакчасы мөдиренә символик ачкычны тапшырды. Балалар да үзләренә яхшылык эшләгән апа-абыйларына рәхмәтсез калмадылар, бик тә эчтәлекле шигырьләрен, җыр-биюләрен бүләк иттеләр.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы район башлыгы мђктђпкђчђ яшьтђге балалар

2
X