Балалар бакчасы тег белән яңалыклар
-
Иске Җирекле авылында 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак
Сөенечле вакыйга – сабыйлар өчен яңа балалар бакчасы тиздән районыбызның Иске Җирекле авылында да булачак. Биредә, республика программасы кысаларында, 140 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак. Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә әйтүләренчә, киләсе елга тагын бер җирлектә әлеге программа буенча яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
-
«Аленушка» балалар бакчасында түбә алмаштырыла
Бәтке авылының «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Лилия Хәмидуллина хәбәр итүенчә, бакча түбәсен алмаштыру эшләре 17 июньдә үк башланып киткән. Ремонт эшләрендә «Автостройинком» подрядчы оешмасының унлап эшчесе катнаша. 2 ай эчендә бакча түбәсе тулаем алмаштырылып бетәчәк.
-
“Тамчыкай” балаларына бәйрәм бик ошады
Мәләкәс авылы "Тамчыкай" балалар бакчасының өлкән төркемендә Габдулла Тукайның 127 еллыгына багышланган матур кичә үтте. Балалар бик кызыксынып "Тукайның тормышы һәм иҗат юлы" дигән фильмны карадылар. Әлеге төркемдә тәрбияләнүчеләр үзләренең сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, матур итеп җырлаулары һәм биюләре, уеннарда актив катнашулары белән килгән кунакларны сокландырдылар. Бәйрәмдә көтелмәгән кунаклар -...
-
Тәрәзәләр куела, бакчалар матурлана...
Район авылларындагы балалар бакчалары күптән түгел генә барысы бер булып уен мәйданчыкларын яңартса, бу көннәрдә аларның күбесе биналарның искергән агач тәрәзәләрен яңага алыштыру белән мәшгуль. Моннан ай ярым чамасы элек район активы инициативасы белән юл алган бу эш инде белем һәм тәрбия учреждениеләрендә киң колач алып бара. Әлеге игелекле гамәл...
-
Шуар өчен таучыгы да бар
Круглое Поленың "Зәңгәр вагон" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышлап бәйрәм үткәрелде. Чарада кече, урта, өлкән һәм әзерлек төркеме балаларының барысы да катнашты. Бакчада тәрбияләнүчеләр әтиләргә, бабайларга, абыйларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Спорт уеннарында исә балалары белән бергә әтиләр үзләре дә ярышты. Бакчаның уен мәйданчыгында боздан фигуралар ясау да...
-
Шилнәбаш бакчасында да зур шатлык
Безнең "Тополек" балалар бакчасында да 6 тәрәзә алмаштырылды, дип хәбәр итте бакча мөдире Наталья Заикина. Бу эшне җаваплылыгы чикләнгән "Пластик" җәмгыяте башкарган. Наталья Михайловна бу игелекле гамәл өчен химаяче, җәмгыятьнең җитәкчесе Павел Комлев һәм җирлек депутаты, район хакимияте башлыгы урынбасары Люция Әхмәтовага рәхмәтләрен җиткерде. Балалар бакчасында барлыгы 34 тәрәзә бар....
-
Балалар бакчаларына – яңа тәрәзәләр
Бүгенге көндә райондагы балалар бакчалары, мәктәпләрнең күпчелегендә төзекләндерү, ремонт эшләре башкару таләп ителә.
-
Әти-әниләр белән җимлекләр ясадык
Бәтке авылының "Аленушка" балалар бакчасы коллективы тәрбия процессын һәрвакыт ата-аналар белән бергә алып бара. Укытучы, бала, ата-ана катнашында үткән чаралар аларны якынлаштыра, берләштерә, яңа талантларны ачарга ярдәм итә, мөмкинлекләрне билгели. Күптән түгел бакчаның 6нчы һәм 7нче төркемнәрендә кышын кошларны ашатуга багышланган махсус чара үтте. Аның барышында балалар кошлар турында күптөрле...
-
“Безгә әкияти мохит тудырганыгыз өчен рәхмәт...”
Новотроицкое авылының мәктәпкәчә яшьтәге балалары яңа ачылган бакчаларын әнә шулай матур итеп, гүзәл әкият дөньясы белән чагыштырдылар. Ничә еллар зарыгып көткән, искиткеч матур, барлык шартлар тудырылган яңа бакчага алар узган җомгада, декабрьнең 14ендә аяк бастылар. Яңа ел алдыннан Новотроицкое авыл җирлеге нәниләре шундый зур бүләккә ия булды.
-
“Безне әкият дөньясына керткәнегез өчен рәхмәт...”
Новотроицкое авылының мәктәпкәчә яшьтәге балалары яңа ачылган балалар бакчасын әнә шулай матур итеп, гүзәл әкият дөньясы дип атадылар. Ничә еллар зарыгып көткән, искиткеч матур, барлык шартлар тудырылган яңа бакчага алар декабрьнең 14е көнне аяк бастылар. Яңа ел алдыннан Новотроицкое нәниләре шундый зур бүләккә ия булдылар.
-
Көз патшабикәсе сабыйларда кунакта булды
Күптән түгел Новотроицкое авылындагы "Ромашка" балалар бакчасында алтын көзне озатуга багышланган бик матур бәйрәм булды. Кунак булып килгән Көз патшабикәсен балалар алкышлап каршыладылар. Ә ул сабыйларны үзенең тугры ярдәмчеләре - көз айлары белән таныштырды.
-
Балалар яңа бакча ачылуны зарыгып көтәләр
Новотроицкое балалар бакчасына йөрүче сабыйларга, ниһаять, бәхет елмаерга тора. Файдалануга яраксыз булып баручы бик нык тузган өч бинада эшләп килгән балалар бакчасы тиздән яңа урынга күчәргә тиеш. Бакча өчен урта мәктәпнең бер өлеше бүлеп бирелде. Бүгенге көндә биредә тулы куәтенә реконструкция эшләре бара.
-
Бакчада ямьле дә, күңелле дә
Новотроицкое авылы «Ромашка» балалар бакчасының үзенчәлекле визит карточкасы булып матур итеп бизәлгән участок тора. Ә иң мөһиме, анда урнашкан барлык эшләнмәләр, персонажлар да тәрбиячеләрнең һәм балаларның үз куллары белән эшләнгән.
-
Сабыйларга бәйрәм бүләк иттеләр
Жәй - гаҗәеп кызыклы, матур һәм бала-чага өчен бик тә рәхәт вакыт, чөнки бу вакытта нәниләр иркенләп уйный, сикерә, чаба алалар. Әлеге чорда балалар бик күп вакытларын саф һәвада уткәрәләр. Шуңа да һәрбер яңа көн аларга кабатланмас мизгелләр һәм шатлык-куанычлар алып килсен, ә җәйге сәяхәт-бәйрәмнәрдә алган кичерешләр матур мизгел булып...
-
Балачак илендә кунакта булдык
Яңа поселогының "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен 1 июнь көнендә искиткеч матур бәйрәм булды. Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән бакча көне буе балаларның шат авазларыннан, дәртле җырлардан гөрләп торды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар гына түгел, тирә-күршеләр, башлангыч сыйныф укучылары да чакырылган. Олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, мавыктыргыч әкият иленә сәяхәт кылды, уеннарда,...