Балалар бакчаларына – яңа тәрәзәләр
Бүгенге көндә райондагы балалар бакчалары, мәктәпләрнең күпчелегендә төзекләндерү, ремонт эшләре башкару таләп ителә.
Биналар башлыча узган гасырның 70нче елларында төзелгән. Кат-кат буялган, вакыт үтеп черегән, авыр агач рамлы тәрәзәләрдән салкын өреп тора. Кайберләрендә бүлмәләрне ачып җилләтергә дә куркырсың, кагылсаң җимерелеп төшәр кебек. Җылыту системалары, ишекләр алмаштыруны таләп итә. Кыскасы, төзәтәсе, яңартасы җирләр бик күп. Узган ел республикада мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү буенча махсус программа эшләп китте. Кем ничектер, шәхсән мин үзем моңа бик сөендем. Районда былтыр шушы программа буенча ике мәктәптә төзекләндерү эшләре башкарылды, быел тагын дүрт мәктәптә ремонт үткәрелә. Ә менә балалар бакчалары буенча андый программа әлегә юк. Әмма хәл итүне көткән проблема өлгереп җитте. Әлеге җәһәттән район активы бик күркәм башлангыч белән чыкты. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре, эшмәкәрләр мәгариф учреждениеләренә тәрәзәләрне алмаштырырга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, беркемнең дә артык акчасы юк. Әмма балалар турында сүз барганда, кем "юк" дип әйтә алыр. Бу башлангычның күркәм үрнәкләре дә бар инде. Шушы көннәрдә без Яңа поселогы "Каенкай" балалар бакчасына барып "Гигант" хуҗалыгы тарафыннан куелган яңа тәрәзәләрне үз күзләребез белән күреп кайттык.
"Каенкай" балалар бакчасы 811 квадрат метр мәйданны били. Бина 1976 елда төзелгән. Биредә 100дән артык бала тәрбияләнә. "Каенкай" районда иң зур бакчалардан исәпләнә. Бүгенге көндә тагын 50 бала бакчага килергә чират көтә.
- Алар арасыннан, һичшиксез, өч яше тулганнарга өстенлек бирәбез, - ди балалар бакчасы мөдире Зәйтүнә Камалиева.
Ул безне бүлмәдән бүлмәгә йөртеп, бакча биләмәләре, хезмәткәрләре белән таныштыра. Балалар дүрт төркемгә бүленгән. Һәрберсендә - 22-26 сабый. Кайсыдыр төркемдә алар кечкенә өстәл, урындыкларга утырып ботка белән сыйлана. Икенчеләрендә инде дәресләре башланган. Без килгәндә, бәйрәм алды булганлыктан, нәниләр әти-әниләрен Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга әзерләнә иде. Парлашып түгәрәк әйләнәләр, биеп күрсәтәләр, төрле әкият геройларының костюмнарын киеп әсәрләрдән күренешләр тәкъдим итәләр. Яшь коллегам Гөлия Ибатуллина белән аларга карап шактый гына сокланып тордык. Самими балачак - биредә никадәр уңай тәэсир. Килеп кенә киткән арада бу бигрәк тә күзгә ташлана. Ә биредә эшләүче һәркем өчен һәр бала - ул зур җаваплылык. Әнә лаеклы ялга чыккач балалар бакчасына кече тәрбияче булып урнашкан Гөлфия Гайфиева да:
- Читтән карап торганда гына бакча хезмәткәрләренең эше җиңел тоела икән. Моны үзем биредә эшли башлагач яхшы аңладым. Һәр балага аерым игътибар кирәк. Биредә бик сабыр, балаларны һәм үз эшләрен яратучы кешеләр эшли. - ди.
Үзенең дә бу яңа ихлас мохиткә яратып килгәнлеге сизелеп тора. Төркемгә килеп керүгә, безне җитәкләп диярлек гигиена бүлмәсенә куелган яңа пластик тәрәзә янына алып килде. Шатлыгы йөзеннән сирпелә.
- Күрегез, нинди унайлы, матур биредә хәзер. - ди ул. - Иске тәрәзәләр бик шыксыз, үтәли җил йөри иде. Гигиена бүлмәсен даими җилләтергә кирәк. Ничек кенә ачып ябарга дип куркып тора идем. Хәзер юып алырга да бик уңайлы. Җил керми. Балалар бирегә кергәндә туңар дип хәсрәтләнәсе түгел. Тәрәзә төпләре киң, рәхәтләнеп гөлләр үстерергә була. - ди Гөлфия Шакирҗан кызы, төркемдәге һәр тәрәз төбен тутырып утырган, әллә нинди исемле берсеннән-берсе матур гөлләрне күрсәтеп.
"Гигант" хуҗалыгы ярдәме белән алмаштырылган 6 тәрәзәне дә төркемнәрнең гигиена бүлмәләренә куйганнар. Бакчадагы 58 тәрәзәнең 16сы әнә шулай химаячеләр ярдәме белән яңартылган.
- Бакчабызга ярдәм итүчеләргә без бик рәхмәтле. Риф Хәниф улы даими булышып тора. Былтыр дәресләр үткәрү өчен проектор, экран алып биргән иде. Әле авыл җирлеге башлыгы Асия Измайлова да тәрәзәләрне алмаштыруда ярдәм итәрбез дигән җылы сүз әйтте. Аңа да өметебез юк түгел. - ди Зәйтүнә Вәзир кызы. - Район башлыгы Васил Хаҗиевка да без рәхмәтле. Балалар бакчалары, мәктәпләрнең проблемаларына аерым игътибар бирә. Әле шушы көннәрдә генә шәхсән үзе килеп бакчабызда йөреп чыкты. Җитәкчеләреңнең сине аңлавы да бик мөһим бит.
Әйе, аңлау да, ярдәм дә бик кирәк. Мондый зур һәм социаль әһәмияткә ия хуҗалыкны эшләтү, яшәтү зур чыгымнар сорый. Тәрәзәләрне алмаштыру гына түгел, башка проблемалар да шактый әле биредә. Бакча бинасы инде күптән киңәйтүне сорый. Янкорма төзү турында сүз бара. Балаларга урыннар җитми. Бакчадагы "Халкыбызның күңел бизәкләре" музее да йокы бүлмәсендәге бер почмакка кереп поскан, тәрбиячеләрнең методик эш белән шөгыльләнү бүлмәсе дә бик кечкенә һәм уңайсыз. Җылыту системасының да әле эше бетмәгән. Бер нәрсә куандыра - поселокта балалар саны кимеми. Кайберәүләр балаларын шәһәр бакчаларына йөртсәләр дә, поселоктагы бакчага ихтыяҗ зур. Монда тотылган чыгым үзен аклый. Ни әйтсәк тә биредә илнең киләчәге, яшь буын тәрбияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев