Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тәрәзәләр куела, бакчалар матурлана...

Район авылларындагы балалар бакчалары күптән түгел генә барысы бер булып уен мәйданчыкларын яңартса, бу көннәрдә аларның күбесе биналарның искергән агач тәрәзәләрен яңага алыштыру белән мәшгуль. Моннан ай ярым чамасы элек район активы инициативасы белән юл алган бу эш инде белем һәм тәрбия учреждениеләрендә киң колач алып бара. Әлеге игелекле гамәл...

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә унбер балалар бакчасында, бер мәктәптә яңа пластик тәрәзәләр куелган. Балаларга кулларыннан килгәнчә булышкан, акчаларын кызганмаган изге күңелле иганәчеләрнең исемнәрен атап үтү дә монда бик урынлы булыр. Бәткенең "Аленушка" балалар бакчасына авыл җирлеге, Калмашның "Ләйсән" бакчасына район бюджеты һәм эшмәкәр Флюр Шәфыйков, Татарстан поселогының "Лебедушка"сына "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе, Иштирәкнең "Миләүшә" бакчасына "Борһанов" шәхси предприятиесе, Комсомолец поселогының "Петушок" бакчасына "Феникс", "КамаПластИнжиниринг" җәмгыятьләре, "Козлов О. Г." шәхси предприятиесе, Яңа Бүләкнең "Сәйлән"енә район хакимияте, Яңа поселогының "Каенкай" бакчасына "Гигант" җәмгыяте, Шилнәбашның "Тополек" бакчасына "Пластик", "Ласка", "Инкубаторная станция", "Апрель Мед", "СМУ-26" җәмгыятьләре, Бордының "Чулпан" бакчасына "Тукайтеплогаз", "Маяк" җәмгыятьләре, авыл җирлеге, Иске Дөрешнең "Әкият"енә район хакимияте, Теләнче Тамакның "Акчәчәк" балалар бакчасына "Агрокөч" төркеме, Теләнче Тамак мәктәбенә "Иншаат" фирмасы ярдәм итте. Эшне, Ильбухтинода эшләп килүче "Пластик" җәмгыяте башкарды.

Мәләкәснең "Тамчыкай" балалар бакчасында да соңгы ике атна эчендә 13 яңа тәрәзә куелды. Беренче 5есе - төркемнәрдәгеләре - ике атналап элек алмаштырылган иде, ә узган атнаның чәршәмбесендә "Пластик" җәмгыяте монтажчылары тагын 8 яңа тәрәзә алып килеп урнаштырды. Шулай итеп, ул көнне коридор, музыка залы, аш бүлмәсе яңарды. Әле тагын 14 тәрәзәне алмаштырасы кала, дип санап күрсәтәләр хезмәткәрләр. Финанслау авыл җирлеге бюджетыннан башкарылган, шулай ук "Вегас" оешмасы 62 мең сум акча белән ярдәм иткән.

Балалар бакчасы бинасы 1974 елда төзелгән булган, 1979 елда беренче тапкыр сабыйларны җыйган. Бина башта җиргә кадәр төшкән биек тәрәзәләр белән салынган булган. 1989 елда алар гадәти кечкенә тәрәзәләргә алыштырылган. Бүген менә шул 25 еллап хезмәт иткән тәрәзәләр урынына яңаларны куялар.

Реклама

Бүген бакчада ике төркем эшли, аларга барысы 45 бала йөри. Коридордагы тәрәзәләрне алыштырганда салкын кермәсен өчен төркем ишекләрен ныклап ябып куйганнар. Ә төркем бүлмәләрен ремонтлау өчен шимбә, якшәмбе көннәрен сайлаганнар, балаларны бакчадан өзмәгәннәр. "Бүлмәләр гел башка төс алды хәзер. Җылы, бернинди җил керми. Кирәк икән, ачып җилләтәбез. Алайса, иске тәрәзәләрне ача алмый интегә идек, черегән урыннары да бар иде инде. Көз җитсә, ябыштырырга тотына идек. Киң тәрәзә төпләрендә хәзер рәхәтләнеп гөлләр үстерәбез. Балаларга шундый яхшылык эшләгән кешеләрнең барысына да без бик рәхмәтле", - диләр тәрбиячеләр.

Соңгы елларда мондый күләмле ремонт эшләре шактый башкарылган биредә. Авыл җирлеге башлыгы М. Мифодеевның әйтүенчә, узган ел, мәсәлән, шулай ук җирлек бюджеты исәбеннән җылылык системасы тулысынча алыштырылган. Аннан алданрак авылның суүткәргеч линиясен яңартканда бакчаны да читтә калдырмаганнар. Бүген коллективны борчыган иң зур проблемаларның берсе - бина түбәсенең бик нык тузган булуы. Йомшак түбә моннан 22 ел элек эшләнгән булган. Бүген су үтә торган урыннар да бар икән. Үзебезчә ямаштырып, ремонтлаштырып торабыз инде, диләр хезмәткәрләр. Инде яңарту өчен проект та төзелгән, сметасы да әзер, ди бакчаның мөдире А. Кадыйрова. Хезмәткәрләр һәм ата-аналар тиздән калган тәрәзәләр дә алыштырылыр, бинаның түбәсен яңартуга да чират җитәр дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы тљзеклђндерњ башланды

2
X