Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әти-әниләр белән җимлекләр ясадык

Бәтке авылының "Аленушка" балалар бакчасы коллективы тәрбия процессын һәрвакыт ата-аналар белән бергә алып бара. Укытучы, бала, ата-ана катнашында үткән чаралар аларны якынлаштыра, берләштерә, яңа талантларны ачарга ярдәм итә, мөмкинлекләрне билгели. Күптән түгел бакчаның 6нчы һәм 7нче төркемнәрендә кышын кошларны ашатуга багышланган махсус чара үтте. Аның барышында балалар кошлар турында күптөрле...

Бәтке авылының "Аленушка" балалар бакчасы коллективы тәрбия процессын һәрвакыт ата-аналар белән бергә алып бара. Укытучы, бала, ата-ана катнашында үткән чаралар аларны якынлаштыра, берләштерә, яңа талантларны ачарга ярдәм итә, мөмкинлекләрне билгели.

Күптән түгел бакчаның 6нчы һәм 7нче төркемнәрендә кышын кошларны ашатуга багышланган махсус чара үтте. Аның барышында балалар кошлар турында күптөрле яңа мәгълүматлар белделәр, әти-әниләре белән бергәләп ясаган җимлекләрен алып килделәр. Әйтергә кирәк, әти-әниләрнең дә, балаларның да бу яктан фантазияләре чиксез бай икәнлеге күренде - арада нинди генә эшләр юк иде. Җимлекләрне бакчаның төрле урыннарына элеп куйдык. Балалар хәзер кошларны кызыксынып озаклап күзәтәләр, алар белән сөйләшәләр, кыскасы, канатлы дуслары алдында үзләрен аеруча җаваплы тоялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы мђгариф балалар