Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобиль хуҗаларына бер яңалык: әйбәт ягы да бар, начары да

1 августтан Россиядә страховка тарихлары бюросы барлыкка килгән. Хәзер шоферларны аерым контрольгә алдылар. Страховка тарихлары бюросы - ул КАСКОдан һәм ОСАГОдан файдаланучыларның барысы да эләгә торган бердәм база. Анда һәр шофер буенча үзең теләгән мәгълүматны табарга була. Кайчан кайсы компания белән килешү төзегән яки өзгән, нинди аварияләр ясаган, аңа күпме...

1 августтан Россиядә страховка тарихлары бюросы барлыкка килгән.
Хәзер шоферларны аерым контрольгә алдылар. Страховка тарихлары бюросы - ул КАСКОдан һәм ОСАГОдан файдаланучыларның барысы да эләгә торган бердәм база. Анда һәр шофер буенча үзең теләгән мәгълүматны табарга була. Кайчан кайсы компания белән килешү төзегән яки өзгән, нинди аварияләр ясаган, аңа күпме түләнгән һәм башкалар. Базаны тулыландыру өчен страховкалаучылар җаваплы. Һәр компания корпоратив мәгълүматларны бюро базасына кертергә тиеш. Шулай итеп, бер клиентның автотарихын башка страховкалау компанияләрендә дә күрә алалар.
"Әлмәт таңнары" хәбәр итүенчә, бу автомобиль хуҗалары өчен дә, страховкалаучылар өчен дә файдалы. Тик шунысы да бар, бер компаниядән икенчесенә күчүчеләр үзләре белән булган автохәлләрне белми калачакларына өметләнә алмый. Ә страховкалаучылар автотарихлары әйбәт булганнарга ташлама ясарга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев