Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

7 КӨНГӘ НӘТИҖӘ. РАЙОННЫҢ ТӨП ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Бу атнада районга кемнәр килгәне, ниләр булганы, авылларыбызның кешеләре турында кыскача.

1.Рәкыйп Хәмитов: «Җиңеп алган 35 машинаның берсендә дә йөрмәдем»

Көрәш буенча күп тапкырлар Россия, Татарстан чемпионы, бик күп мәртәбәләр республика турнирларын откан, Сабан туйларында бик күпләгән тапкыр баш батыр булып калган Рәкыйп Хәмитовны районда белмәгән кеше юктыр. Кама аръягын дер селкетеп тоткан, көрәш дөньясына «Копченый» кушаматы белән кергән Рәкыйп Хәмитовны шушы көннәрдә редакциягә чакырып әңгәмә кордык. Легендар батыр җиңеп алган призларны кая куйган? Ни өчен аңа «Копченый» кушаматы бирелгән? Җиңү яулар өчен нинди алымнар кулланган? Шулай итеп, бу һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

Б хакта тулырак

2.Еракта яшәүче якташыбыз бакчага җиһазлар бүләк итте

Мин үз авылымда яшәп, авылдашларыма файда китерә алуым өчен һәрвакыт язмышыма рәхмәт укыйм. Мин моның белән горурланам, чөнки ерак бабам Хәйретдин безнең Мусабай Завод авылына нигез салучыларның берсе булган. Туган җиреңнең тарихын, аның кешеләрен белү – минем үз нәселемә хөрмәтемне белдерү. 

Бу хакта тулырак.

3.Кем уйлаган ветераннар клубына Гөлшаһидә килер дип... 

Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» ветераннар клубының чираттагы утырышы иң күп китап укучыларның берсе – гомере буе балаларга ана телен укыткан, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Зилә Халикованың күркәм юбилеена багышланды. 

Бу хакта тулырак

4.Керәшен Маҗыны авылы үзара салым акчасы бәрабәренә үсәргә ниятли

Картада бар, җирдә юк. Бу табышмакны Түбән Суыксу авыл җирлегенә кергән Керәшен Маҗыны авылы турында әйтеп булыр иде. Кайчандыр сулыгы, хәтфә болыны, искиткеч бай табигате, тырыш халкы белән шаулап-гөрләп яшәгән әлеге авылда бүгенге көндә бары дүрт гаилә яши. 1972 елда биредә янгын чыгып, өйләр бер-бер артлы янып бетә. «Янгыннан соң әтием белән бирегә килгәнемне хәтерлим. Бары тик мичләре генә утырып калган иде», – дип сөйли тумышы белән Яңа Мусабайдан булган авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. Бүгенге көндә йортсыз калган Керәшен Маҗыны кешеләре Түбән Суыксуда аерым бер урам булып яши. Ләкин туган җирләрен кайгыртып торалар. «Алар үзара салым акчасын да бердәм актив түләп баралар, өмәләрдә теләп катнашалар», – дип Флер Гаязович безне, зират өмәсенә алып килеп, авыл халкы белән очраштырды.

Бу хакта тулырак

5.Район көзге ярминкәләре гөрли: бәяләр түбән, сыйфат югары

Үткән шимбәдә Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан «Төзүчеләр» стадионында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Әлеге көнне сату рәтләре буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов йөреп чыкты һәм сатуда булган продукциянең төрлелеге, аларның бәяләре белән танышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, ярминкә көнне 2 миллион 813 мең сумлык продукция сатылган.

Бу хакта тулырак.

6.Берьюлы өч кешегә атказанган хезмәткәр исеме бирелде

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче өч тукайлыга – «Кама» агрофирмасының ХПК-2 бүлекчәсе җитәкчесе Равис Зәйнәшевкә, «Тукай азык-төлек корпорациясе» җәмгыятенең механизаторы Рафаиз Абдрахмановка, «Чаллы Бройлер» җәмгыятенең ветеринар санитары Гөлсем Җәләлетдиновага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Күкрәк билгесен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

7.Биклән авылын сукбай этләр басып алган

«WhatsApp» мессенджерындагы «Тукай районы яңалыклары» төркемендә Биклән авылында яшәүчеләрдән түбәндәге эчтәлектәге кыска хәбәрләр килә башлады: «Балалар иртән мәктәпкә бара, үтәргә куркып торалар! Урам тулы эт! Бу хуҗасыз этләр белән нишләргә? Каршыңа килеп чыксалар, Аллаһ сакласын! Үзәккә үтәләр бит болар! Штраф суксалар, бик әйбәт булыр иде! Фаҗига булганчы нинди дә булса чара күрергә иде! Төнлә түгел, көндез дә Биклән урамнарына чыгарга куркыныч! Чаң сукмый булмый! Өлкәннәргә дә, сабыйларга да куркыныч яный!» Араларында сукбайларны жәлләп: «Көчекләр бик тә матурлар, бик кызганыч та инде үзләре...» дип язганнары да булды. Әмма тиз арада әлеге фикергә: «Иң беренче чиратта урамда уйнап йөрүче сабыйларны уйларга кирәк!» дигән җавап белән каршы төштеләр. 

Бу хакта тулырак

8.Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тукайлыларны кабул итә

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белән балигъ булмаган балаларның эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина Тукай районына эшлекле сәфәр белән килә.

Бу хакта тулырак

9.Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Призлы урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификат бирәләр.

Бу хакта тулырак

10.Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов:  «Тукай районы республиканың агросәнәгать, авыл хуҗалыгы тармагында аерым бер урын алып тора»

Үткән шимбә көнне Яр Чаллы шәһәренең «Татарстан» кунакханәсендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. Биредә район авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләре түгәрәк өстәл янына җыелды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты.

Бу хакта тулырак

11. 76 елдан соң туган туфрагына «кайткан» солдатка таш куелды

Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш әле тәмамланмый, дигән гыйбарә яши. Хәбәрсез югалган дигән тамга алган күпме сугышчыларның җәсәде бүгенге көндә туган туфрагына күмелүне көтеп ятадыр...

Бу хакта тулырак

12.Ул безнең горурлыгыбыз

Тукай районында якташыбыз Фәннур Сафинның 70 еллык юбилее уңаеннан зур чара узды. 

Бу хакта тулырак

12.Мәктәп ярминкәсендә укучылар үстергән 1,5 тонна уңыш сатылган

Шушы көннәрдә башкалабызда мәктәпләр ярминкәсе узды. Биредә 45 район катнашты. Районның мәктәп укучылары тырышып үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр белән районның мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре хезмәткәрләре, Яңа Бүләк мәктәп директоры урынбасары Флера Сәлахова, Комсомол hәм Калмаш авыл мәктәпләренең физкультура укытучылары сәүдә итте.

Бу хакта тулырак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев