Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

76 елдан соң туган туфрагына «кайткан» солдатка таш куелды

Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш әле тәмамланмый, дигән гыйбарә яши. Хәбәрсез югалган дигән тамга алган күпме сугышчыларның җәсәде бүгенге көндә туган туфрагына күмелүне көтеп ятадыр...

Биклән җирлегенә кергән Кызыл Юл авылында, газиз Ватаны өчен көрәшеп, рәхимсез сугышта яшьли җанын биргән Хуҗа Йосып улы Гәрәевнең кабере барлыкка килде. Бу хакта без газетаның 32нче санында (8 май, 2018 ел) язып чыккан идек. 76 ел узгач, гәүдә калдыклары туган җир куенына иңдерелгән Хуҗа Йосып улының каберенә 11 октябрь көнне таш куелды. 
Изге эшкә районның хәрби комиссары Дамир Валиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, Ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Галимҗан Зарипов, авыл имамы Мөдәфис хәзрәт Ахунов, Кызыл юл авыл халкы һәм зират караучылар килгән иде. Ташны урнаштырыр алдыннан Мөдәфис хәзрәт Хуҗа Йосып улы рухына багышлап дога укыды. 
Гөлнара Ганиева таш ясатуда тырышлык куйган хәрби комиссириатка, изге эштә катнашучыларга рәхмәт җиткерде.
– Тормышы әле башланып кына килгән вакытта – 19 яшендә вафат булган, рәхәтләнеп гомер дә итә алмаган Хуҗа Йосып улының Ватан алдындагы, авылдашлары алдындагы батырлыгын без һәрчак истә тотарбыз, мәңге онытмабыз, – диде Гөлнара Фердинантовна.
2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Әлеге зур чара, әлбәттә, үз иленең патриоты булганнар өчен Ватан бәйрәме булыр. Җиңү таңыннан соң бик күп елар узса да, тарих битләренә бүген яңа исемнәр өстәлә тора. Каты сугыш барган урыннарда эзләнүләр нәтиҗәсендә бик күп батырлар үз туган җирләренә кайтып күмелә. Хуҗа Гәрәев тә шундыйлардан.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев