Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тукайлыларны кабул итә
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белән балигъ булмаган балаларның эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина Тукай районына эшлекле сәфәр белән килә.
23 ноябрь көнне белгечкә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау сораулары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинага шәхси кабул итүгә 71-42-75 телефонына шалтыратып язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев