Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән авылын сукбай этләр басып алган

«WhatsApp» мессенджерындагы «Тукай районы яңалыклары» төркемендә Биклән авылында яшәүчеләрдән түбәндәге эчтәлектәге кыска хәбәрләр килә башлады: «Балалар иртән мәктәпкә бара, үтәргә куркып торалар! Урам тулы эт! Бу хуҗасыз этләр белән нишләргә? Каршыңа килеп чыксалар, Аллаһ сакласын! Үзәккә үтәләр бит болар! Штраф суксалар, бик әйбәт булыр иде! Фаҗига булганчы нинди дә булса чара күрергә иде! Төнлә түгел, көндез дә Биклән урамнарына чыгарга куркыныч! Чаң сукмый булмый! Өлкәннәргә дә, сабыйларга да куркыныч яный!» Араларында сукбайларны жәлләп: «Көчекләр бик тә матурлар, бик кызганыч та инде үзләре...» дип язганнары да булды. Әмма тиз арада әлеге фикергә: «Иң беренче чиратта урамда уйнап йөрүче сабыйларны уйларга кирәк!» дигән җавап белән каршы төштеләр. 

Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов аңлатканча, иясез этләрне тоту, йоклату һәм юкка чыгару хезмәтен күрсәтү буенча шәхси эшмәкәр Тамара Лялина белән килешү төзелгән. Әлеге эшмәкәрнең эшчәнлегенә этләрне аулау, асрау һәм аларның баш санын тәртипкә салу мәсьәләсе керә. Авыл урамнарында сукбай этләр күренү очрагы булса, авыл җирлеге башлыгы үзе аларны тоту буенча гариза бирергә тиеш икән.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертер өчен, без Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев белән элемтәгә кердек. Мансур Шакирҗанович проблемадан хәбәрдәр икәнен белдерде. Жирлек башлыгы аңлатканча, Биклән авылы янәшәсендә генә «Ивушка», «Бытовик», «Бакчасарай» бакчачылык ширкәтләре урнашкан. Биредә бакчачылар җәй айларында үз дачаларында көчек тоталар да, көз җиткәч, аларны онытып, шәһәргә юл тоталар икән. Хуҗасыз калган мескен хайван башта басуда йөреп кыргыйлана, аннары, ашарына таба алмагач һәм кереп йокларга урыны калмагач, кешләр арасына – авылга юл тота икән. Авылга кергәч, хуҗасыз ач этләр йорт тирәсендә йөрүче тавыкларны тота, сарайдагы куяннарны буа башлый. Ә иң куркынычы – авыл кешесенә ташланырга мөмкин.
2014 елдан бирле гамәлдә булган закон буенча, иясез этләр ни дәрәҗәдә агрессив булсалар да, аларны атып үтерү тыела. Гомумән, аучы авылга корылган мылтык белән керергә тиеш түгел. Этне аткан аучы тотылса, аны җинаять эшенә тартырга мөмкиннәр. Шуңа күрә шәхси эшмәкәр Тамара Лялина хезмәте хайванга инъекция ясап йоклатуны күздә тота. Әмма кыргыйланган, кешедән бизгән этне тотып, укол ясау бик тә авырга килә.
Мансур Сәхбиев сүзләренчә, кыргый этләр барлыкка килгәч, алар Тамара Лялинада эшләүче аучыларны атна саен диярлек чакырып торганнар. Әмма этләр, аучы килүен сизепме, авыл урамнарыннан бер арага юкка чыгып торалар икән. Шуңа да этләрне табып алу кыенрак булган. Шулай да узган атнада биш кыргый этне тотып, йоклатуга ирешкәннәр. Бу эшнең үз хәйләсе дә бар – этләрне казылык кебек алдавыч белән чакырып китерергә туры килгән. Мансур Сәхбиев сүзләренчә, Тамара Лялинада эшләүче аучыларны бу атнада да чакыру һәм калган этләрне тотып алу планлаштырыла.
Без шулай ук Тамара Лялина белән дә элемтәгә кердек. Тамара Владимировна сүзләренчә, этләр кайгырту, ашату, аралашу булганда гына йорт хайваннарына әверелә алалар. Ә хуҗасы тарафыннан ташланган, онытылган, ачлыктан интеккән эт ерткычка әйләнә. Урамда сукбайланып йөргән этләр барлыкка килүгә һәм кешенең алардан зыян күрүенә дә тәрбиягә дип хайван алган, әмма тулысынча үз вазифаларын үти алмаган яки теләмәгән хуҗалар гына гаепле. Бүгенге көндә «Кулга ияләштергән һәр җан иясе өчен без җаваплы» дигән әйтемнең мәгънәсе онытылып бара шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев