Якты юл
  • Рус Тат
  • Рәкыйп Хәмитов: «Җиңеп алган 35 машинаның берсендә дә йөрмәдем»

    Көрәш буенча күп тапкырлар Россия, Татарстан чемпионы, бик күп мәртәбәләр республика турнирларын откан, Сабан туйларында бик күпләгән тапкыр баш батыр булып калган Рәкыйп Хәмитовны районда белмәгән кеше юктыр. Кама аръягын дер селкетеп тоткан, көрәш дөньясына «Копченый» кушаматы белән кергән Рәкыйп Хәмитовны шушы көннәрдә редакциягә чакырып әңгәмә кордык. Легендар батыр җиңеп алган призларны кая куйган? Ни өчен аңа «Копченый» кушаматы бирелгән? Җиңү яулар өчен нинди алымнар кулланган? Шулай итеп, бу һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

    Нәкъ сөйләшенгән сәгатьтә, егетләрчә җитезлек белән, редакциягә киң җилкәле, нык мускуллы Рәкыйп Хәмитов үзе килеп кирде. Беренче карашка ук бик сабыр, тыйнак күренде ул – легендар язмышлы кеше дип тә әйтмәссең!
    Рәкыйп әфәнде үзе тумышы белән Яңа Мусабай авылыннан. Беренче дүрт сыйныфны туган авылы мәктәбендә укый, өлкән сыйныфларга күрше Мәләкәс авылына йөри. Мәктәпкә алып баручы юл үзе алты чакрым була. Тик Рәкыйп авылдаш малайлары белән югалып калмыйлар, бу юлны я чаңгыда, я велосипедта, я йөгереп уза торган булалар.
    Рәкыйпкә мәктәп яшендә үк язын, җәен, көзен җиң сызганып колхоз эшенә җигелергә туры килә. Әти-әнисе шушы тармакта эшләгәнгә күрә, егеткә чөгендер, бәрәңге утау, печән җыю, ат белән икмәк ташу да эләгә. 
    Тугызынчы сыйныфны Рәкыйп Яр Чаллы шәһәре мәктәбендә дәвам итә. Биредә ирекле көрәш буенча секция эшли торган була. Татар канында тумыштан ук булган көрәш үзенекен итә – 16 яшьлек Рәкыйп шушы спорт төре белән мавыгып китә. 
    Төз гәүдәле егетне хезмәт итү өчен дә Германиядә урнашкан спорт полкына билгелиләр. Шушында хезмәт иткән чорда ирекле көрәш буенча уеннар уза. Рәкыйп әлеге бәйгедә 2нче урын алып, спорт остасы нормасын үти. 
    Тик 19 яшендә үк спорт остасы булырга өлгергән егет бу спорт төре белән профессиональ рәвештә мавыгып китми. Армия сафларыннан кайткач Чаллы шәһәрендә машина йөртүче булып эшкә урнаша һәм туган авылына көн дә җәяүләп кайтып йөри башлый.
    Ул чорда Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионында тимер штанга күтәрүчеләр җыела торган була. Рәкыйп тә штанга күтәрү белән кызыксынып, мавыгып китә. Биредә Рәкыйп ул вакытка өч тапкыр спорт остасы булырга өлгергән Николай Васильев белән таныша. Нәкъ менә шул вакытта Рәкыйп киләчәк язмышын билгеләячәк карарга килә – чын татарча көрәштә үзен сынап карарга ният итә. Ул Яр Чаллы шәһәренең «Витязь» спорт мәктәбенә йөри башлый. Бу вакытта Рәкыйпкә 27 яшь була.
    28 яшендә Рәкыйп Тукай районында уздырылган Сабан туйларының абсолют батыры булып кала, Сарман районының Петровка авылыннан да тәкә алып кайтып китә. Икенче елга исә, беренче тапкыр, Чаллы шәһәрененең Комсомол районы Сабан туена чыга. Биредә, үзе дә сизмәстән, көндәшен җиргә сала. Шушы мизгелдән «Копченый» кушаматы алган батырның көрәш дөньясында үз тарихы башланып китә.
    Беренче елларны көрәштә откан бүләкләр я тәкә, я хәтфә келәм була. Абсолют батырга машина бирү 90нчы елларда гына башлана. Батыр өчен 1994 ел аеруча уңышлы була. Бу елны Рәкыйп Яр Чаллы Сабан туеның төп бүләген – «Вольво-850» машинасын үзенеке итә. Калган районнарда «Ока», «Лада», «Москвич» һәм «ВАЗ-2106» машиналары алуга ирешә. Бер гаражлык машиналарны сата да, гаиләсенә өй салып куя.
    – Беркем өчен дә сер түгел, җиңеп алган машиналарның берсендә дә йөргән булмады, һәрчак сатып җибәрә идем. Ике кыз үскән гаиләне ашатырга, аякка бастырырга кирәк иде, – дип сөйләде Рәкыйп Хәмитов.
    Алга таба батыр тагын 18 тапкыр Яр Чаллы шәһәрендә һәм 16 тапкыр Казан районнарында абсолют батыр булып кала. Авылларда яуланган җиңүләрнең иге-чиге булмый. Тулаем алганда, Рәкыйп шушы спорт карьерасы дәверендә 35 машина ота, ә җиңеп алынган тәкәләрнең инде санын бер кеше дә төгәл әйтә алмас. Сезонга якынча 16 тәкәдән дә ким булмады, ди ул.
    Рәкыйп әфәнде сүзләренчә, спортта җиңәргә аңа велосипедта, чаңгыда йөрү, йөгерү булышкан. Аеруча ул җәяү йөрүне хуплый. Шулай ук нәсел дә зур роль уйнаган – Рәкыйпнең бабасы районда 32 килограммлы гер күтәрү буенча пәһлеван буларак танылган.
    «Копченый» кушаматына килгәндә, Рәкыйп Хәмитов аны псевдоним итеп күрә. Тумыштан кара тәнле, мускуллы егеткә, шаяртып, «Копченый» дип әйтергә штангачы дуслары бик яраткан. Рәкыйп Хәмитов сүзләренчә, «Копченый» псевдонимы аның үз исеме һәм фамилиясенә караганда да күпкә таныла торган икән.
    Соңгы тапкыр келәмгә Рәкыйп әфәнде Чиләбе өлкәсендә 2002 елда оештырылган Сабан туенда чыга. Биредә ул соңгы тапкыр бил алышып җиңү яулый һәм 50 яшендә көрәшче карьерасын төгәлли. 
    – Мин 45 яшемдә үк спорттан китмәкче идем, үземнең урынга калырдай яшь көрәшчеләр җитлегүен көттем. «Җиңегез – иртәгә үк китәм», – дип әйтә идем Ришат, Марат, Алмаз исемле шәкертләремә, – дип сөйли батыр.
    Рәкыйп әфәнде спорттан киткәннән соң төзелеш белән бәйле кечкенә генә бизнес ачып җибәрә. Үзе сөлге тотып келәмгә чыкмаса да, Рәкыйп әфәнде сәләтле егетләрне татар халкының милли көрәше серләренә төшендерүне туктатмый, хәзер дә Яр Чаллы шәһәренең «Витязь» спорт мәктәбендә дәресләр бирә.
    – Минем үземчә системам бар. Аның буенча кайчан ял итү, кайчан эшләү – бар да каралган. Тукай районында, Яр Чаллы шәһәрендә татар көрәше бетмәскә тиеш. Милли көрәшне яшәтү, егетләрне өйрәтү – безнең изге бурыч. Әлеге спорт төре буенча яшьләргә этәргеч бирергә, алга таба да булышлык күрсәтергә мин һәрвакыт әзер, – ди Рәкыйп әфәнде.
    Бүгенге көндә легендар батыр үз дәвамчысы итеп бертуганының улы Илдар Хәмитовны күрә. Егет 29 яшендә Яр Чаллы шәһәрендә өч тапкыр абсолют батыр булырга өлгергән.
    Әңгәмә азагында легендар көрәшче йөзләгән җиңүләрнең серен ачып гаҗәпләндерде.
    – Бил алышырга чыгар алдыннан җиңүчегә нинди приз буласын карап та торган булмады – минем өчен ул мөһим түгел. Һәрвакыт минем өчен җан атып, борчылып утырган якыннарым турында уйладым. Башыңда бүләк кенә булса, һичшиксез, җиңеләчәксең, – диде Рәкыйп әфәнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: