Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Еракта яшәүче якташыбыз бакчага җиһазлар бүләк итте

Мин үз авылымда яшәп, авылдашларыма файда китерә алуым өчен һәрвакыт язмышыма рәхмәт укыйм. Мин моның белән горурланам, чөнки ерак бабам Хәйретдин безнең Мусабай Завод авылына нигез салучыларның берсе булган. Туган җиреңнең тарихын, аның кешеләрен белү – минем үз нәселемә хөрмәтемне белдерү. 

Ә язмыш матуррак, кызыклырак сюрпризлар әзерләп куя икән. Узган ел Бөтендөнья татар конгрессында мин Швейцариядән килгән үзенчәлекле шәхес – Розель ханым белән таныштым. Ул үзенең безнең авылда туып-үсүен, балачагы һәм яшьлеге узган урыннарны һәрчак сагынып искә алуын әйтте. 
Быел исә тагын бер кызыклы шәхес белән очрашырга насыйп булды. Балалар бакчасының элеккеге мөдире Лилия Хөсәенова мине Рөстәм Гатауллин белән таныштырды. Ул 1953 елда Ташкичү авылында туган, 1970 елда мәктәпне тәмамлаган һәм Мәскәүгә киткән. 1975 елда Мәскәүнең К.Э.Циолковский исемендәге авиация-технология институтын тәмамлап, инженер-механик дипломы алган. Күп еллар илебезнең Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән. Хәзерге көндә «345 механический завод» җәмгыятенең генераль директоры. Без аның белән озак вакытлар телефоннан гына аралаштык. Ул туган җирен бик сагынуы турында еш кабатлый иде. Аның җирсүе матур сүзләрдә генә калмады, соңрак матур эшләрендә дә күренде. 
2017 елда Мусабай Заводның «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелде. Яңа төркем барлыкка килде. Кызганычка каршы, капиталь төзекләндерү суммасына мебель алу кертелмәгән иде. Лилия Хөсәенованың зур тырышлыгы белән яңа төркем җиһазлар белән тәэмин ителде. Ә миңа кече төркемдә мебельне яңарту бурычы куелды. Анда шкафлар, караватлар барысы да нык иске иде. Сүз ара сүз чыгып, мин үз борчуларымны Рөстәм Мохтар улы белән бүлештем. Ул битараф калмады, туган авылы бакчасы турында кайгыртуны тиз арада үз өстенә алды һәм кыска вакыт эчендә Әлмәт мебель фабрикасына акча күчерде. Алар безнең өчен бик матур һәм уңайлы җиһазлар ясады. Хәзер бакчабыз бик нык ямьләнде, балалар сөенеп туя алмый.
Бу көннәрдә Рөстәм Мохтар улының матур бәйрәме – олы юбилее. «Кояшкай» балалар бакчасы коллективы, балалар һәм ата-аналар аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрикли. Һәр туган көн – ул узган гомергә нәтиҗә ясау. Сезнең гомерегез игелекле эшләрдән, илебезгә, халыкка хезмәт итүдән тора. Киләчәк көннәрегездә дә сәламәт булыгыз, шатлыкка һәм бәхеткә төренеп яшәгез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим. Без шундый изге күңелле якташыбыз белән горурланабыз, безгә эшләгән барлык яхшылыкларыгыз өчен зур рәхмәт әйтәбез. 

Эльвира Нуртдинова, «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире. 

Фото Эльвира Нуртдинова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев