Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов:  «Тукай районы республиканың агросәнәгать, авыл хуҗалыгы тармагында аерым бер урын алып тора»

Үткән шимбә көнне Яр Чаллы шәһәренең «Татарстан» кунакханәсендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. Биредә район авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләре түгәрәк өстәл янына җыелды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты.

Кунакханәнең фойесында килгән кунакларны «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре ел әйләнәсе район хуҗалыклары биләмәләрендә төшереп алган фотосурәтләр күргәзмәсе каршы алды. Бәйрәм тантанасының көтеп алынган төп кунакларының берсен – Мөслим районының алдынгы «Урожай» хуҗалыгы белән 35 ел җитәкчелек иткән Миргазиян Сәләховны район башлыгы Фаил Камаев шәхсән үзе каршы алды. Күпләгән орден-медальләр белән беррәттән, Миргазиян ага Ленин орденын йөртүче хөрмәткә лаек кеше.
Тантананы район башлыгы Фаил Камаев котлау сүзләре белән ачып җибәрде.
– Бу елны республика тарафыннан безнең алга куелган бурычларны район тиешле рәвештә үтәп чыкты. Без 133 мең тоннадан артык икмәк үстердек, шулай ук ит һәм сөт җитештерү буенча район республикада лаеклы урында. Ел башыннан районнан төяп озатылган товарның күләме 20 миллиард сумнан артык. Бу, һичшиксез, республика икътисадына саллы өлеш кертү. Алдагы планнарга килгәндә, сөтчелек тармагын үстерү, югары технологияле техника алу, савым сыерларның баш санын күбәйтү күздә тотыла. Район икътисады Яр Чаллы шәһәре белән берлектә зур үсеш алыр дип өмет итәм. Безнең җирлек Кама аръягы зонасының уртасында урнашкан, шуңа күрә авыл хуҗалыгы продуктларын сатуда авырлыклар тумый. Алга таба районда яшәүче һәм хезмәт итүче авыл халкының да хезмәт хакларын күтәрүгә ышаныч бар. Моңа фидакарь эш нәтиҗәсендә ирешеп була. Республикада һәм Россиядә алып барылган авыл хуҗалыгы сәясәте программаларын тормышка ашыруда Тукай районы читтә калмас, – диде Фаил Мисбахович.
– Тукай районы республиканың агросәнәгать, авыл хуҗалыгы тармагында аерым бер урын алып тора. Республика буенча җитештерелгән 500 мең тонна сөтнең 150 мең тоннасы Тукай районына туры килә. Сезнең районда мөмкинлекләр зур. Тукай районын сөтчелек тармагы белән төпләп шөгыльләнүче район итеп күрәсе килә. Тәүлек эчендә савып алынган сөт күләмен башта 100 тоннага кадәр күтәрсәгез, аннары 150 тонна күрсәткеченә дә чыгарсыз. Моның өчен районда бар шартлар, ныклы нигез, тормышка ашырыр проектлар, көчле җитәкчеләр бар. Яр Чаллы шәһәре белән дә бик тыгыз эшләп киләсез. Ярминкәләрне да карап чыктым, ит, бәрәңге, теләгән барлык продукция бар. Алга таба, шәһәр белән берлектә, ярминкәләр өчен түбә дә ясап куелыр. Гомумән алганда, сезнең район күрсәткечләре – ул республика өчен бер стратегик юнәлеш булып тора. Сездә, иң мөһиме, резерв бар, шунысы куанычлы, – диде министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов.
– Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйткәнчә, «КамАЗ» машиналары ничек кенә куәтле булмасын, халыкны аның белән туендырып булмый. Тукай районы Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 500 меңнән артык кешене ризыклы итә. Шәһәрлеләр өстәлендәге икмәк һәм май сезнең хезмәт, – диде Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин.
Бәйрәм барышында шулай ук район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов, шушы ук хуҗалыкның яшь белгече – инженер Марсель Хәбибрахманов, район фермерлар берләшмәсе рәисе Минталип Миңнеханов, «Агросила» җәмгыяте генераль директоры Фәнис Гайзетдинов чыгыш ясап, залда утыручыларга үз фикерләрен, котлау сүзләрен җиткерделәр. 
Бәйрәм тантатанасында бүләкләнүчеләр дә күп булды. Әйтик, иң төп бүләккә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче өч тукайлы лаек булды. «Кама» агрофирмасының ХПК-2 бүлекчәсе җитәкчесе Равис Зәйнәшевкә, «Тукай азык-төлек корпорациясе» җәмгыяте механизаторы Рафаиз Абдрахмановка, «Чаллы Бройлер» җәмгыяте ветеринар санитары Гөлсем Җәләлетдиновага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Күкрәк билгесен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов тапшырды.
Алга таба җитештерү алдынгылары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең элеккеге җитәкчесе Хәйдәр Сабитов, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның 2нче бригадасы белән идарә итүче Илгиз Гарфетдинов, «Кама» агрофирмасы машинисты Илгизәр Габдрахманов, «Гигант» хуҗалыгы тракторист-механизаторы Рәшит Шәйдуллин, «Ирек» җитештерү кооперативы тракторист-машинисты Рамил Сабирҗанов, «Р-Агро» хуҗалыгының үсемлекчелек цехы тракторист-машинисты Сергей Бобылев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук, район башлыгы Фаил Камаевның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовны, «Миңнехузин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Миңнехузинны, «Кама Беконы» җәмгыяте операторы Айсылу Исламованы, «Чаллы Бройлер» җәмгыятенең кош һәм механикалаштырылган фермалары операторы Фәнисә Сибгатуллинаны, «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнехановны, «Ярыш» хуҗалыгы механизаторы Фәнис Шәмсиевны, редакция хезмәткәре Эльвира Абдуллинаны бүләкләде.
Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин үз чиратында тыгыз хезмәттәшлек һәм шәһәр халкын продукция белән тәэмин иткәннәре өчен «Р-Агро» хуҗалыгы, «Чаллы Бройлер», «Кама Беконы», «Феникс», «Челны Мясо» җәмгыятьләре, «Шилнә» җитештерү кооперативы һәм «Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренә Мактау грамоталары тапшырды.
Бәйрәм кичәсен оста итеп Илмир Ямалов һәм Ольга Колегина алып бардылар. Татар эстрадасы йолдызлары Рөстәм Асаев, Гөлназ Сираева, Айдар Сәләхов, Лилия Хөсәенова, скрипкачылар дуэты, «Бисеринки» бию коллективы бәйрәмнең чын бизәге булып, залда утыручыларга күңелле мизгелләр һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Соңыннан, түгәрәк өстәл артында җыелган һәрбер кешегә күчтәнәч итеп азык-төлек белән пакет тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев