Эремчекле шарчыклар пешерәбез
Табын яме

Эремчекле шарчыклар пешерәбез

Моның өчен 1 стакан эремчек, 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, чеметем тоз, чәй кашыгы очына элеп кенә чәй содасы, 1 стакан чамасы он (әзрәк тә ярый) кирәк.

Эремчеккә йомырка, шикәр комы, тоз һәм чәй содасы салып болгатабыз. Аңа он өстибез. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә. Сыек майда йөздереп пешерәсе.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев