Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелеге Алабугада узачак

14 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелүе турында газетабызның җомга санында язып үткән идек. Ярышларда районнан барлыгы 120гә якын спортчы көч сынашты. Тренерлар белдерүенчә, бу Казанда үткәреләчәк Беренчелек алдыннан балаларның репетициясе булып тора. Иң-иңнәр башкалада чыгыш ясаячак. Җиңел атлетика ярышларында Яңа...

14 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелүе турында газетабызның җомга санында язып үткән идек. Ярышларда районнан барлыгы 120гә якын спортчы көч сынашты. Тренерлар белдерүенчә, бу Казанда үткәреләчәк Беренчелек алдыннан балаларның репетициясе булып тора. Иң-иңнәр башкалада чыгыш ясаячак.
Җиңел атлетика ярышларында Яңа поселогыннан, Биклән, Бәтке, Мусабай-Завод, Борды, Теләнче Тамак, Комсомолец, Түбән Суыксу, Иске Абдул авылларыннан килгән спортчылар, шулай ук Яр Чаллы егетләре һәм кызлары катнашты. Ярышлар 50, 300, 600 метр дистанциягә йөгерү, чабып килеп озынлыкка сикерү буенча үткәрелде. Ярышлар яшь буенча 4 категориягә бүленде: 1996-1997, 1998-1999, 2000-2001, 2002 һәм аннан да яшьрәк. Спортчыларның күбесе зурлар һәм яшүсмерләр үти торган нормативларны да башкарды. Җиңү яулаганнар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт