Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөгердек

Бөтенроссия "Милләтләр кроссы - 2012" кысаларында узган шимбәдә район халкы йөгерешкә чыкты. Авыл җирлекләрендә ярышларда катнашкан йөгерешчеләрнең гомуми саны 1560ка җитте.

Круглое Поле җирлегендә "Милләтләр кроссы"нда көчен сынап карарга 249 кеше килде. Чараны тантаналы төстә ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев бүген бирегә район халкының иң активлары һәм спортны иң яратканнары җыелуын билгеләп үтте. Мондый спорт чараларының бүген аерата кирәклеген, аларның физкультура белән шөгыльләнүгә генә тартып калмаганын, кешеләрне наркоманиягә, алкоголизмга һәм тәмәке тартуга каршы берләштерүен ассызыклады. Катнашучыларны котлап, яхшы кәеф һәм җиңү теләде.

Круглое Поле урта мәктәбе, балалар бакчасы коллективлары, торак-милекчеләре ширкәте, "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү оешмасы хезмәткәрләре йөгерешкә күпләп килгән иделәр. Район хакимияте җитәкчелеге дә спорт ярышында иң активларның берсе булды. Алар 2013 метрлы иң озын дистанцияне үттеләр.

Нәтиҗәләр дүрт төрле дистанция буенча билгеләнде.

500 метрлы дистанциядә 1-4 сыйныф кызлары арасыннан Анна Афанасьева - беренче урынны, Полина Тулаева - икенче, Альбина Туктаева өченче урынны алды. Малайлардан Руслан Халиков беренче, Айдар Нуруллин - икенче, Рифкать Муллагалиев өченче килде.

1000 метрлы дистанциядә 5-9 сыйныф кызлары арасында Ангелина Аппакова - беренче, Фәридә Нигъмәтуллина - икенче, Диана Ахвердиева - өченче, малайлар арасында Рамил Җамалов - беренче, Илдар Сәетгәрәев - икенче, Данил Гыйниятуллин өченче урынны алдылар.

1000 метрлы дистанциядә 10-11 сыйныф кызлары арасыннан Кристина Лопатина - беренче, Алина Хөсәенова - икенче, Резедә Закирова - өченче, егетләрдән Альберт Фатыйхов - беренче, Ринат Фәрхетдинов - икенче, Сергей Вихеров өченче булып финишка килделәр.

Йөгерешләр тәмамлангач, җиңүчеләр дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Чара барышында Круглое Поле авыл җирлеге һәм мәктәп коллективлары халыкка концерт программасы тәкъдим итте, шулай ук тәмле камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2012”