Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь спортчылар җиңел атлетика буенча Татарстан Беренчелегенә әзерләнә

Кичә, 14 ноябрьдә, Яр Чаллы шәһәрнең «Яр Чаллы» яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. Барысы районнан 120гә якын спортчы көч сынашты. Тренерлар белдерүенчә, бу Казанда үткәреләчәк Беренчелек алдыннан балаларның репетициясе булып тора. Иң-иңнәр башкалада чыгыш ясаячак. - Командалар барысы да әзерләнеп килгәннәр. Алар 50, 300, 600 метр дистанциягә...

Кичә, 14 ноябрьдә, Яр Чаллы шәһәрнең «Яр Чаллы» яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. Барысы районнан 120гә якын спортчы көч сынашты. Тренерлар белдерүенчә, бу Казанда үткәреләчәк Беренчелек алдыннан балаларның репетициясе булып тора. Иң-иңнәр башкалада чыгыш ясаячак.
- Командалар барысы да әзерләнеп килгәннәр. Алар 50, 300, 600 метр дистанциягә йөгерде. Шулай ук үзләрен чабып килеп озынлыкка сикерү буенча да сынап карады. Бәтке авылының җыелма командасы составында 24 спортчы килде. Барысы да уңышлы чыгыш ясады, балаларның тренировкаларга йөреп, әйбәт физик формада булулары сизелеп тора, - диде тренер-укытучы Фатыйх Галәветдинов.
P.S. Әлеге ярышларның соң гына тәмамлануы сәбәпле, нәтиҗәләрен газетаның киләсе санында бастырачакбыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт