Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай муниципаль районы кубогына мини-футбол буенча ярышлар узды

Сосновый Бор поселогының спорт залында Ватан геройлары көненә багышлап, Тукай муниципаль районы кубогына мини-футбол буенча ярышлар уздырылды. Ярышларда 17 яшьтән алып, теләге булган һәрбер яшүсмер егет, ир-ат катнаша алды. Мини-футбол ярышларына исә Сосновый Бор, Круглое Поле, Яңа поселокларыннан, Мәләкәс, Новотроицкое, Теләнче Тамак, Мусабай-Завод авылларыннан спортчылар җыелган иде. Мини-футболның төп хөкемдары...

Сосновый Бор поселогының спорт залында Ватан геройлары көненә багышлап, Тукай муниципаль районы кубогына мини-футбол буенча ярышлар уздырылды. Ярышларда 17 яшьтән алып, теләге булган һәрбер яшүсмер егет, ир-ат катнаша алды. Мини-футбол ярышларына исә Сосновый Бор, Круглое Поле, Яңа поселокларыннан, Мәләкәс, Новотроицкое, Теләнче Тамак, Мусабай-Завод авылларыннан спортчылар җыелган иде. Мини-футболның төп хөкемдары Эдуард Назаров билгеләнде.
Мини-футбол буенча спортчылар 13 очрашу үткәрделәр. Нәтиҗәдә I урынны Сосновый Бор поселогы ир-егетләре яулап алды. II урында Круглое Поле поселогы, III урында исә Яңа поселогы яшьләре калды, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр бүлеге, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев