Якты юл
  • Рус Тат
  • 20 декабрь 2014 яңалыклары

    • 20 декабрь 2014 - 20:06
      Тукай муниципаль районы кубогына мини-футбол буенча ярышлар узды
      Сосновый Бор поселогының спорт залында Ватан геройлары көненә багышлап, Тукай муниципаль районы кубогына мини-футбол буенча ярышлар уздырылды. Ярышларда 17 яшьтән алып, теләге булган һәрбер яшүсмер егет, ир-ат катнаша алды. Мини-футбол ярышларына исә Сосновый Бор, Круглое Поле, Яңа поселокларыннан, Мәләкәс, Новотроицкое, Теләнче Тамак, Мусабай-Завод авылларыннан спортчылар җыелган иде. Мини-футболның төп хөкемдары...
      419
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 19:59
      «Һөнәр – кулдагы алтын беләзек” бәйгесендә катнашучыларның рейтингы
      Бәйгенең икенче этабында катнашучылар артканнан-арта бара. Димәк, алдынгылык өчен көрәш җиңел булмаячак. Сайтка кереп караучылар осталарны ничек бәяли соң? Бүгенге көндә иң күп тавыш җыючы - Сосновый Бор поселогында яшәүче сөйкемле чабатачы бабай Шыгай Нафиков! Олы яшьтә булуына карамастан, ул башкалар өчен җитди көндәш. 1. Шыгай Нафиков (татар телендә 242...
      917
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 19:53
      Боерган авылында Чәкчәк бәйрәме үткәрелде
      18 декабрь көнне Боерган авылының мәдәният йортында район мәдәният бүлеге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә чәкчәк бәйрәме оештырылды. «Милләтебез горурлыгы, табынның күрке - чәкчәк» исемле матур бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина, ЗАГС бүлеге башлыгы...
      594
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 08:34
      Сосновый Борда яңа бакчага нигез салына башлады
      Сосновый Бор поселогында яңа балалар бакчасына нигез салына башлады. Анда «Евростиль» подрядчы оешмасы эшли. 80 урынлы бакча киләсе елга файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Бүгенге бакча торак йортның беренче катында берничә бүлмәне били. Бары 40лап баланы гына сый­дыра. Ә поселокта 7 яшькә кадәрге балалар 100дән артык. Ата-аналар сабыйларын күрше авылларга йөртергә...
      443
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 06:47
      Тыштан бер булса да, эчтән төрле, яки Ялган алкоголь продукциясе турында
      Соңгы араларда редакциябез телефоны шалтыратулардан өзелеп тормый. Яңа ел алды шаукымымы төрледән-төрле сораулар, тәкъдимнәр, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Бу атна алдыннан һәм шушы язманы басмага әзерләгән чакта да шалтыратып, законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сату, халык телендә «фанфурик» дип атап йөртелүче сыекча белән сәүдә итү турында хәбәр итүчеләр, зарланучылар булды. Яңа...
      424
      0
      0
    • 20 декабрь 2014 - 06:32
      «Бердәм Россия» Кыш бабае тьңлый
      «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тьңлый» акциясе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 22 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 14.00тән 15.00 сәгатькә кадәр балалар, 70-36-50 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, табышмакларга җаваплар табып, бүләк алу бәхетенә ирешәчәк. (Фото редакция архивыннан).
      401
      0
      0
    Реклама