Якты юл
  • Рус Тат
  • Сосновый Борда яңа бакчага нигез салына башлады

    Сосновый Бор поселогында яңа балалар бакчасына нигез салына башлады. Анда «Евростиль» подрядчы оешмасы эшли. 80 урынлы бакча киләсе елга файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Бүгенге бакча торак йортның беренче катында берничә бүлмәне били. Бары 40лап баланы гына сый­дыра. Ә поселокта 7 яшькә кадәрге балалар 100дән артык. Ата-аналар сабыйларын күрше авылларга йөртергә...

    Сосновый Бор поселогында яңа балалар бакчасына нигез салына башлады. Анда «Евростиль» подрядчы оешмасы эшли. 80 урынлы бакча киләсе елга файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Бүгенге бакча торак йортның беренче катында берничә бүлмәне били. Бары 40лап баланы гына сый­дыра. Ә поселокта 7 яшькә кадәрге балалар 100дән артык. Ата-аналар сабыйларын күрше авылларга йөртергә мәҗбүр.
    Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрен модернизацияләү программасы буенча киләсе елга тагын Шилнәбашның «Тополек» балалар бакчасында һәм Мусабай-Заводның «Кояшкай» балалар бакчасында 20шәр урынга исәпләнгән яңа төркемнәр ачу планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: