Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районы Бәтке авылыннан Валерий Бакалдин - спортчы да, иганәче дә

Бәтке авылында яшәүче эшмәкәр Валерий Бакалдин район күләмендә авыл җирлегендә үткәрелә торган спорт, мәдәни һәм башка шундый чараларның даими иганәчесе. Шул ук вакытта ул үзе дә спорт белән даими шөгыльләнә, яшьләрне дә тарта, аларны сәламәт яшәү рәвешенә чакыра. Күптән түгел Валерий Бакалдинның башлангычы белән Сосновый Бор поселогындагы спорт комплексында ир-атлар...

Бәтке авылында яшәүче эшмәкәр Валерий Бакалдин район күләмендә авыл җирлегендә үткәрелә торган спорт, мәдәни һәм башка шундый чараларның даими иганәчесе. Шул ук вакытта ул үзе дә спорт белән даими шөгыльләнә, яшьләрне дә тарта, аларны сәламәт яшәү рәвешенә чакыра.

Күптән түгел Валерий Бакалдинның башлангычы белән Сосновый Бор поселогындагы спорт комплексында ир-атлар арасында волейбол ярышлары уздырылды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында оештырылды. Турнирда авыл җирлекләреннән унике команда катнашты. Беренче өч урынны Теләнче Тамак, Бәтке һәм Биклән уенчылары бүлеште. Алар барысы да истәлекле бүләкләргә лаек булды. Шулай ук иң яхшы уйнаучыларга, иң олы яшьтәге уенчыга махсус бүләкләр бирелде. Волейбол ярышын тулысынча Валерий Бакалдин финанслады. «Волейбол, хоккей кебек спорт уеннарын кечкенәдән үк яратам. Шуңа күрә район халкының аларга күпләп тартылуын бик хуплыйм, кулдан килгән ярдәмне дә кызганмыйм», - ди Валерий Иванович үзе.

Валерий Бакалдин волейбол буенча Тукай районы җыелма командасының да ышанычлы уенчыларының берсе. Авылдагы, райондагы яшьләр белән берлектә, үзенең дә ике улын спортка тартырга тырыша. Йортының подвалын да юкка гына спортзал итеп җиһазламагандыр.

Гомумән, спортта гына түгел, нинди чарада ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң дә, кулыннан килгәнчә булыша диләр авылдашлары аның турында. Матбугатка язылу кампаниясендә үз өлешен кертте - бүген ветераннар, инвалидлар аңа рәхмәт әйтеп район газетасын укый.

Моннан берничә ел элек республика күләмендә үткәрелә торган «Ел иганәчесе» конкурсында катнашып, Валерий Иванович ул исемне алырга ирешкән инде, Татарстан иганәчеләре китабына кертелгән. Быел да эшмәкәр әлеге бәйгедә үз көчен сынап карарга уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт