Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шилнәбашта – физкультурачылар көне

Узган шимбәдә Россия күләмендә физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Бу чарадан безнең Шилнәбаш авыл җирлеге спортчылары да читтә калмады. Ул көнне "Нива" мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта әлеге датага багышлап спорт чаралары үтте. Алып баручы авылның барлык яшүсмерләрен һәм балаларын ярышларда катнашырга чакырды. Беренче ике конкурста - скакалка белән һәм боҗра аша...

Узган шимбәдә Россия күләмендә физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Бу чарадан безнең Шилнәбаш авыл җирлеге спортчылары да читтә калмады. Ул көнне "Нива" мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта әлеге датага багышлап спорт чаралары үтте.

Алып баручы авылның барлык яшүсмерләрен һәм балаларын ярышларда катнашырга чакырды. Беренче ике конкурста - скакалка белән һәм боҗра аша сикерүдә кызлар аеруча теләп катнашты. Гәүдәне төз йөртергә өйрәтүче күнегүне - баш өстенә шырпы кабы куеп йөгерүне дә яшь спортчылар бик теләп башкардылар. Яшүсмер егетләр турникта күтәрелделәр, гер чөйделәр, кулларын көрәштерделәр.

Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре бирелде, катнашучылар татлы күчтәнәчләр белән сыйланды. Физкультурачылар көне Шилнәбашта бик күтәренке рухта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт физкультурачылар көне