Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәхәтләнеп балык тоттык

Физкультурачылар көненә багышлап Теләнче Тамак авылы ветераннары табигать кочагында үзенчәлекле ярыш үткәрделәр. Ул да булса, балык тотуда һәркайсыбызның осталыгын сынап карау иде. Моның өчен Иске Теләнче авылы янындагы сусаклагыч-буаны сайладык.

Янәшәдә генә яшел болын җәйрәп ята. Көн эссе. Без кичкә таба, көн сүрелә төшкәч, кармакларыбызны җайлап, яр буена тезелеп утырдык. Тын да алмый тәләкә чиртүен күзәтәбез. Әйбәт каптыра. Кайбер осталарыбыз ялтыратып олы-олы кәрәсләрне тартып чыгарды. Ярышка бирелгән ике сәгать тиз узды. Балыкчы-ветераннарыбызның ярыш нәтиҗәләрен тикшерәбез. Иң күп балык тотучы булып Мөдәррис Лотфуллин танылды, 1 килограмм 300 грамм балык тоткан. Рәшит Мөслимов, Рузалин Хәбибуллин һәм мин үзем дә бер кило һәм аңа якын балык тотып, бүләкләнүгә лаек табылдык. Иң зур, 260 граммлы балыкны Рәшит Мөслимов каптырды. Ә Наил Закировныкы 240 граммга тартты. Аларга махсус бүләк тапшырылды. Соңыннан балыкчы мәзәкләрен тыңлый-тыңлый балык шулпасы белән сыйландык. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бђйге физкультурачылар көне

2
X