Бђйге тег белән яңалыклар
-
Укучыларыбыз игътибарына!
«Якты юл» газетасы «Якты җәй, ямьле җәй» конкурсы игълан иткән иде. Конкурста катнашыр өчен Vkontakte сайтында безнең рәсми төркемне табып (vk.com/club54482574), җәйге яллар фотоларын урнаштырырга кирәк булды. Иң күп комментарияле һәм лайк куелган фото авторы җиңүче була дигән идек. Группабызга фотолар өстәүне укучыларыбыз актив дәвам итәләр. Әйтик, Анна Рогова үз...
-
Бәйге игълан ителә
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелның 17 апреленнән "2012-2014 елларда республикада крестьян (фермер) хуҗалыклары нигезендә терлекчелек гаилә фермаларын үстерү" программасында катнашу өчен сайлап алу бәйгесе игълан итә. Бу мәсьәлә белән кызыксынучылар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар.
-
Хөрмәтле укучыларыбыз!
Әгәр дә газетабызны даими укып барсагыз, искәргәнсездер, без хуҗабикәләребез өчен "Йорт эшләре, сәламәтлек академиясе" сәхифәсен ачып җибәргән идек. Редакциягә килгән хатлардан, шалтыратулардан шуны белдек: кирәк икән газетада мондый тема. Теләнче Тамактагы укучыбыз Рәзинә Әбдүлминова, әлеге сәхифә өчен рәхмәт әйтеп, бакчачыларга да файдалы киңәшләр бирүебезне сораган. Шул җәһәттән укучыларыбызга мөрәҗәгать итәбез:...
-
“Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона ярышында җиңгән
Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина 1 февральдә Мамадышта узган "Ел хатын-кызы" бәйгесенең зона ярышында җиңгән. Ул өлкән яшьтәге хатын-кызлар номинациясендә чыгыш ясаган. Гөлфидә Рәүф кызы бәйгенең республикада узачак йомгаклау өлешендә катнашачак.
-
Иске Абдулда гармунчылар бәйгесе уза
19 гыйнварда Иске Абдул мәдәният йортында "Уйнагыз, гармуннар!" район бәйгесе үткәрелә. Анда олылар да, кечкенәләр дә катнаша ала. Чарага Сарман районы гармунчылары, танылган музыкант Флера Хөрмәтованың килүе көтелә. Кечкенә гармунчыларыбызның чыгышлары бигрәк тә кызыклы булыр дип уйлыйбыз, диде безгә район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова әлеге чара уңаеннан. Район мәдәният...
-
Рәхәтләнеп балык тоттык
Физкультурачылар көненә багышлап Теләнче Тамак авылы ветераннары табигать кочагында үзенчәлекле ярыш үткәрделәр. Ул да булса, балык тотуда һәркайсыбызның осталыгын сынап карау иде. Моның өчен Иске Теләнче авылы янындагы сусаклагыч-буаны сайладык.
-
Апрель – Тукай ае
19 апрельдә Күзкәй авылы мәдәният йортында Тукай көннәренә багышланган район чарасы үтә. Анда танылган язучылар, шагыйрьләр катнашуы көтелә. Әлеге чарада «Якты юл» газетасы иҗат коллективы Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы белән берлектә үткәргән "И мөкатдәс туган телем" дип аталган иҗади бәйгегә дә йомгак ясалачак.
-
Юл кагыйдәсен иң шәп белүчеләр – Түбән Суыксуда
Шушы көннәрдә Түбән Суыксу урта мәктәбендә «Юл иминлеге тәгәрмәче-2012» район бәйгесе булды. Ул 21 ел шушы түгәрәкне алып барган Глүс Шакиров истәлегенә багышланган иде. «Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче», «Велосипедта иң оста фигуралап йөрүче» исемнәренә лаек булу өчен районның 18 мәктәбеннән 72 укучы көч сынашты. Киеренке бәйгедә командалар арасында...
-
Иң шәп әбиләр
8 март көнне Круглое Поле мәдәният йортында искитмәле бәйрәм булды. Өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз яшьләргә биргесез дәрт-дәрман белән супер-әбиләр бәйгесендә катнашты.