Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Укучыларыбыз игътибарына!

«Якты юл» газетасы «Якты җәй, ямьле җәй» конкурсы игълан иткән иде. Конкурста катнашыр өчен Vkontakte сайтында безнең рәсми төркемне табып (vk.com/club54482574), җәйге яллар фотоларын урнаштырырга кирәк булды. Иң күп комментарияле һәм лайк куелган фото авторы җиңүче була дигән идек. Группабызга фотолар өстәүне укучыларыбыз актив дәвам итәләр. Әйтик, Анна Рогова үз...

«Якты юл» газетасы «Якты җәй, ямьле җәй» конкурсы игълан иткән иде. Конкурста катнашыр өчен Vkontakte сайтында безнең рәсми төркемне табып (vk.com/club54482574), җәйге яллар фотоларын урнаштырырга кирәк булды. Иң күп комментарияле һәм лайк куелган фото авторы җиңүче була дигән идек.

Группабызга фотолар өстәүне укучыларыбыз актив дәвам итәләр. Әйтик, Анна Рогова үз ялыннан җибәргән фото бүгенге көнгә 450 лайк җыйды. Ә Альбина Шәрәфетдинова исемле укучыбыз исә группага берничә фотосурәт керткән. Алар арасында 52, 47, 104, 48 лайк җыючылар бар. Райля Закирова җибәргән фото да лайклар туплауны дәвам итә, бүген аның саны - 96. Гөлназ Якупова кызы Айсинәнең Соль-Илецкида төшкән фотосын группага "элеп" куйган. Әлеге фотоның лайклар саны да шактый - 303. Ралинә Сафина да беренчеләр рәтендә бара, аның ялыннан фото бүгенге көнгә 405 лайк җыйды. Игътибар: моннан ары бер генә фото кертүегезне үтенәбез, конкурс шуны таләп итә. Аннары фотода кем төшерелгән, кайда һәм нинди вакытта ясалган - шуларны да язып китсәгез иде. Конкурста җиңүчеләр I, II, III урыннарга бүленеп бүләкләнәчәк.

Сездән фото - бездән приз, дуслар. Җәйнең бер ае гына калып бара. Бәйгедә катнашып калырга ашыгыгыз. «Якты юл» газетасының махсус бүләген оту мөмкинлеге бар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс бђйге