Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Апрель – Тукай ае

19 апрельдә Күзкәй авылы мәдәният йортында Тукай көннәренә багышланган район чарасы үтә. Анда танылган язучылар, шагыйрьләр катнашуы көтелә. Әлеге чарада «Якты юл» газетасы иҗат коллективы Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы белән берлектә үткәргән "И мөкатдәс туган телем" дип аталган иҗади бәйгегә дә йомгак ясалачак.

Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән бәйге кысаларында ел дәвамында яшь авторларның шигырьләре басылды. Балаларның иҗаты күпкырлы һәм кызыклы: туган як, табигать гүзәллеге, тормыш-яшәеш фәлсәфәсе, эчкерсезлек, сафлык белән сугарылган мәхәббәт лирикасы һ.б. темаларга язылган шигырьләр арасында үзенең матур яңгырашы, сүзләр тезмәсенең төзеклеге белән генә түгел, тирән мәгънә салынган анык образны сурәтли алуы, эзлекле фикер сөреше белән игътибарны җәлеп иткән авторларга өстенлек бирелде.

Беренче урында - Күзкәй урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Лилия Шәфигуллина ("Сагынадыр язлар Апушны", "Каенкай"), Мәләкәс урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Алсу 3акирова ("Тукай - халык көзгесе") - икенче урында, өченче урында - Иске Дөреш урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы Зәринә Гыйниятуллина ("Кулъяулык"). Калмаш урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Зөһрә Сәгыйрова редакция үткәрә торган Рәшит Гәрәй исемендәге бәйгенең җиңүчесе дип табылды. Шулай ук үз фикере, үзенчәлекле шигъри атламы булган өметле авторлар рәтендә Түбән Суыксу урта мәктәбенең V сыйныф укучысы Алсу Садыйкованың ("Гаугалы җиде көн"), Теләнче Тамак урта мәктәбенең V сыйныф укучысы Айсылу Йосыпованың ("Дускаем"), Мәләкәс урта мәктәбенең IV сыйныф укучысы Евгений Ксенофонтовның ("Чәчәкле рәхмәт") җылы лирикасына битараф калып булмый. Яшь талантларыбыз алга таба да яңа талпыныш-табышлары белән сөендерер дип ышанасы килә. Бәйгедә катнашкан барлык авторларга да иҗат уңышлары телибез. Шигырь дөньясына тәүге адымнарыгыз мөбарәк булсын!

Әлеге бәйге кысаларында рәсем номинациясендә җиңүчелр дә билгеләнде. Тукай шигырьләренә иң яхшы һәм күпсанлы иллюстрацияләр Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбеннән килде. Мәктәпнең яшь рәссамчыларына да бүләк әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бђйге