Юл хәрәкәте иминлеге рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тукай районындагы һәлакәттә ике йөртүче дә авыр җәрәхәтләр алды
13 март көнне көндезге сәгать 12 тулганда Яр Чаллы - Сарман трассасының 28нче километрында «Лада Гранта» автомобиле белән «Лада Калина» бәрелеште, дип хәбәр иттеләр район ЮХИДИ бүлегеннән. Һәлакәт беренче машинаның каршы юнәлештәге полосага чыгуы аркасында була. Әлеге автомобильне йөртүче 59 яшьлек ир-ат һәм «Лада Калина»ның 53 яшьлек йөртүчесе күпләгән тән...
-
Иминият полисыннан башка йөрүчеләр күп
«Тоннель» дип аталган чираттагы рейдта район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 85 административ беркетмә төзеделәр. Бу юлы алар Яр Чаллы - Сарман трассасында, Яр Чаллы - Водозабор, Яр Чаллы - Боерган юлларында, Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино, Игенче, Калмия авылларында булдылар, дип хәбәр итә бүлек башлыгы Шамил Ганиев....
-
“ГАЗель” 10 автомобильне бәрдергән – видео
Машина йөртүче һәм пассажирлар арасында зыян күрүчеләр юк. Бүген иртән Казанда «ГАЗель» машинасы берьюлы ун автомобильне бәрдертә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итте. Юл һәлакате иртән сәгать 10:44 тә "Әкият" курчак театрыннан ерак урнашмаган Универсида Проспектында була. Авариядә җәрәхәтләнүчеләр юк, машиналар берникадәр...
-
Тукай районында иминият полисыннан башка йөрүчеләр күп
«Тоннель» дип аталган чираттагы рейдта район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 85 административ беркетмә төзеделәр. Бу юлы алар Яр Чаллы - Сарман трассасында, Яр Чаллы - Водозабор, Яр Чаллы - Боерган юлларында, Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино, Игенче, Калмия авылларында булдылар, дип хәбәр итә бүлек башлыгы Шамил Ганиев....
-
Штраф салыну турындагы карарны электрон почтага алу уңайлы
Административ законнар нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Аны вакытында түләмәүчеләр өчен, КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча, бурыч суммасы икеләтә арттырыла, яки штрафы булган зат 15 тәүлеккә кадәр кулга алына, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла. Бүген...
-
Җиңел машина өстенә менмим дип, юл чистарту техникасы белән бәрелешкән
20 февраль көнне көндезге сәгать 10 тулгач Мәскәү-Уфа юлының 1063нче километрында «КАМАЗ» автомобиле юл чистарту машинасы белән бәрелеште. Уфага таба баручы «КАМАЗ», юлның бозлавык булуына карамастан, дистанция сакламый. Таудан төшкәндә алда барган җиңел машинаның өстенә менмим дип, ул сулга ала һәм юл чистарту машинасы белән бәрелешә. Йөртүчеләр икесе дә тән...
-
Юлларда сак булыгыз! Һәлакәтләр бар! ФОТО
Якташлар, һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, юлларда йөрү куркыныч. Урыны белән бозлавыкка да очрыйсың, су җыелып торган урыннарга да бар. Күзкәй белән Калмаш арасында кар бураны берничә сәгать эчендә ботка ясаган, дип хәбәр итә безгә юлчылар. Юлда колея, тәбәнәк машиналарда йөрү аеруча кыенлашкан. Зинһар өчен, сак, ашыкмыйча, артык кумыйча йөрегез....
-
Җиңел машинаның өстенә менмим дип, юл чистарту техникасы белән бәрелешкән
20 февраль көнне көндезге сәгать 10 тулгач Мәскәү-Уфа юлының 1063нче километрында « КАМАЗ» автомобиле юл чистарту машинасы белән бәрелеште. Уфага таба баручы «КАМАЗ», юлның бозлавык булуына карамастан, дистанция сакламый. Таудан төшкәндә алда барган җиңел машинаның өстенә менмим дип, ул сулга ала һәм юл чистарту машинасы белән бәрелешә. Йөртүчеләр икесе дә...
-
Саклык чарасын, иң беренче чиратта, җәяүле үзе күрергә тиеш
Статистикага күз салсаң, юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралганы - җәяүлеләрне бәрдерү очраклары. Узган ел район ЮХИДИ бүлеге шундый 21 фаҗигане теркәгән. Һәлакәтләрдә 4 җәяүле үлгән, 18 кеше сәламәтлегенә зыян алган. Бәхетсезлекләрдән саклану максатыннан район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген тагын бер кат...
-
Машина йөртү хокукын кайтару өчен имтихан тапшырырга кирәк
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны кимеми. Таныклыктан мәхрүм ителү срогы кайсы көннән исәпләнә башлый? Таныклыкны ЮХИДИгә тапшырырга кирәкме? Административ җаваплылык вакыты чыкканнан соң кайсы вакыт аралыгында таныклыкны алырга кирәк? Һәрдаим кабатлана торган шундый һәм башка сорауларга район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев ачыклык кертә....
-
Һәлакәтләрнең сәбәбе – тизлекне арттыру
Гыйнварның икенче көнендә Яр Чаллы - Зәй трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч автомобиль һәм анда баручылар зыян күрде. Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче «ВАЗ-21096» машинасы, тизлеген арттырып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Гранта» белән бәрелешә. Икенче машина аннары инерция буенча «ВАЗ-21099»га бәрелә. Авариядә беренче машинаның йөртүчесе, «Лада Гранта»ның ике...
-
Каникул чорында 28 җәяүле балага юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен карточка төзелде
Кышкы каникуллар чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Участок вәкаләтлеләре юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 872 очрагын теркәделәр. Балигъ булмаган җәяүлеләргә карата 28 карточка төзелде, алар мәктәпләргә җибәрелде. Балаларын махсус креслода алып бармаган өчен бу чорда 29 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук бала катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бәхетсезлек очракларыннан саклау максатыннан,...
-
Тукай районындагы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе – студент кыз
Юлдагы бозлавык һәм йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламаулары аркасында бер көндә бер үк сәгатьтә район территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Минзәлә трассасында "Хундай Гетз" һәм "ВАЗ-21101" автомобиле бәрелеште. Минзәләгә таба хәрәкәт итүче "Хундай Гетз"каршы юнәлештәге полосага чыга һәм идарәне югалта. Беренче машинаның 57 яшьлек йөртүчесе һәм икенче автомобильнең 18 яшьлек йөртүчесе,...
-
Тукай районында берьюлы өч машина бәрелеште
Яңа ел ялларында районда берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу көннәрдә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бик сак булуларын сорый: кар күп ява, көртләр барлыкка килә, юлларда бозлавык, буран, шуңа күрә күз күреме дә начар. Яр Чаллы - Сарман юлында "ВАЗ-219010" һәм "ВАЗ-2115" автомобильләренең бәрелешүе дә дә...
-
Хатын-кыз йөртүче больницага эләкте
10 декабрь көнне көндезге сәгать 2 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының бишенче километрында «ВАЗ-2108» һәм «Богдан-211010» автомобильләре бәрелеште. Беренче машинаның 48 яшьлек йөртүчесе көннең буранлы, юлның бозлавык булуын исәпкә алмый һәм идарәне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыга. нәтиҗәдә икенче автомобильнең йөртүчесе - 42 яшьлек хатын-кыз күптөрле тән җәрәхәтләре ала,...