Иминият полисыннан башка йөрүчеләр көннән-көн арта
6 ноябрьдә район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозуның барлыгы 56 очрагы теркәлде. Шуларның 17се иминият полисыннан башка йөрү белән бәйле. Инспекторлар шулай ук 20 йөртүчене тизлекне арттырган өчен, 4 кешене куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 8 кешене транспорт номеры укылмаган өчен штарфка тарттылар. Соңгы вакытта иминият полисын...
6 ноябрьдә район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозуның барлыгы 56 очрагы теркәлде. Шуларның 17се иминият полисыннан башка йөрү белән бәйле. Инспекторлар шулай ук 20 йөртүчене тизлекне арттырган өчен, 4 кешене куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 8 кешене транспорт номеры укылмаган өчен штарфка тарттылар. Соңгы вакытта иминият полисын кирәккә санамаган йөртүчеләр саны көннән-көн күбрәк теркәлә. Әлеге документ - автомобиль хуҗасы белән иминият компаниясе арасындагы килешү кәгазе, ул юл-транспорт һәлакәте булганда зыянны каплауны күздә тота. Шуңа күрә машина йөртүчеләр бу мәсьәләгә җитди карасыннар иде, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев